29 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Бездә бәйрәм
Балтач балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең Яңгул төбәгендә татарча көрәш тренеры булып эшләүче, үзенең көрәшчеләре белән бөтен республикага мәгълүм Ранил Габдрахманов гаиләсендә зур шатлык: 1 ноябрь көнне Балтач район хастаханәсендә аларның 2 килограмм 800 граммлы сабые дөньяга аваз салды.
-
Лидерлар җыелды
Сәләтле, лидер укучылар хәтта каникул чорында да вакытларын бушка уздырмый. Көзге каникул чорында Салавыч урта мәктәбендә үткән чара моның ачык мисалы.
-
Хөрмәт зурдан
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә бәйрәмнәр бик сирәк эләгә. Шулай да бурычлар киеренке булуга карамастан, һөнәри бәйрәмнәрен һәр елны зурлап үткәрә алар. Безне, сугыш һәм хезмәт ветераннарын да онытмыйлар, хөрмәтләп бәйрәмгә дәшәләр.
-
Кар көрәргә әзерләр
Кышка кердек. Ишеп кары да явар, бураны да булыр бер заман. Авыл урамнарын, юлларын кар көртләре каплап китәр.
-
Әхлаклылык — заман таләбе
15нче ноябрь көнне Алан төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Заманча белем һәм тәрбия бирүдә әхлак укытуның актуаль мәсьәләләре» дигән темага семинар булып узды. Семинар эшендә КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов, район мәгариф идарәсеннән вәкилләр, районның әхлак укытучылары һәм әти-әниләр катнашты.