29 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Мәңге онытылмаслык кайгы
Барыбыз өчен дә ныклы терәк булган кадерле кешебез, әтиебез Фәритне 30нчы сентябрь иртәсендә без мәңгелеккә югалттык. Аның арабыздан шулай иртә китүенә берәү дә ышанмады. Болай булырга тиеш түгел иде бит, ышанасы да, килешәсе дә килми. Йөрәк әрни, җан сыкрый, үзәкләр өзгәләнә.
-
Чиркәүгә ярдәм кирәк
Пропаганда никадәр генә көчле булса да, әллә нинди тыюларга да карамастан, совет заманында да дин тотучылар булды, максаты булганнар бар төрле дини йолаларны үтәп, Аллаһыбызның барлыгына һәм бер икәненә ышанып яшәделәр.
-
Айрат безнең белән
Кыска гына гомере эчендә гер спортын да, татарча көрәшен дә, кул көрәшен дә сынап караган, шулай да кул көрәшен аеруча үз итеп, шушы төр буенча Россиянең спорт остасы исеменә лаек булган Салавыч авылы егете Айрат Котдус улы Зиятдиновны дуслары быел да онытмады.
-
Кабат очрашырбыз әле
Шахмат уеннары ветераны Габдрәфыйк Гозәер улы Фәйзрахманов районыбызның шахмат тарихына үзеннән бик зур өлеш керткән шәхесләребезнең берсе. 1980-1990 еллар...
-
ИҖАТСЫЗ ЯШӘП БУЛМЫЙ
Салавыч Сәрдегәне авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз салган Флера Габдуллина кечкенәдән китаплар укырга бик яраткан. «Ашарга утырганчы икешәр юл булса да укып калырга тырыша идем», дип бүлеште ул балачак хатирәләре белән. Бүгенге көндә шигырь язучы ханым Балтач бистәсендә яши, эшли, иҗат итә. Тормыш иптәше Фидаил абый белән өч...