29 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Ял итәргә Төркиягә бармый торсаң да ярар
Туризмның федераль агентлыгы татарстанлыларны Төркиягә ял итәргә барудан тыелып торырга куша.
-
Путин Төркиягә карата чикләүләр кертте
Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, ике арада килеп туган вәзгыять нәтиҗәсендә Россия Президенты Төркиядән билгеле бер товарларны кертүне, төрек эшчеләрен яллауны тыйды.
-
Көрәшче дә җылы сүзгә мохтаҗ
Районыбызныӊ данын яклап, республика күләмендә үтә торган ярышларда матур җиӊүләр яулаган көрәшчеләребезнеӊ район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан чакырылып, ярышларга нәтиҗә ясап, районыбыз баһадирларына җылы, матур сүзләр әйтеп, акчалата бүләкләр тапшыруы бик күӊелле вакыйга булды.
-
Бүген әниләр бәйрәме
Бүген әниләр бәйрәме, күрегез әле, көн нинди ямьле, кояшлы! Әйтерсең лә, әниләр җиһанга ак, пакь, җылылык, нур белән тулы күңелләрен ачып салган.
-
“Яңа гасыр” каналы Түнтәр авылын күрсәтә
Түнтәр авылы мәдрәсәсе турында "Яңа гасыр" каналыннан күрсәтәчәкләр.
-
Айдар Галимовка чәчкәләр бүләк итмәгез
"25 ел сәхнәдә чәчкә бәйләмнәре бүләк иттеләр, инде җитәр, китап белән балалар уенчыгы бүләк итсәләр дә ярар",- ди белдерде телевидениедәге бер интервьюсында җырчы. - Мин аларны урнаштырыр урын табармын."
-
Кая карама, бәйрәм рухы... Әниләр бәйрәме
"Факел" клубында әниләр көненә багышланган кичә булып узды.
-
Якташ-каләмдәшләр тик ятмый, бер-бер артлы китап чыгара
Сабада яшәп иҗат итүче каләмдәшебез Гөлсинә Галимуллина райондаш китап сөючеләр белән якыннан таныш, үзәк китапханәгә килеп очрашулар да уздырды, әсәрләрен дә яратып укыйлар.
-
Райондашларыбызны нәрсә борчый – 4 (Сораштыру)
Нурсил: - Эшсезлек. Көн саен эш эзләп чыгып китәм, гаепле кешедәй кайтып керәм. Җәй көне килешү нигезендә бер оешмада эшләп алдым. Хәзергә анда эш юк. Кышны уздырасы бар бит әле... Балалар да бар... Шулай да, өметләнәм, бер-бер нәрсә булмый калмас. Дамир: - Хоккейга барабыз... Хоккей сөючеләрдән түгелмен, шулай да барам....
-
Тагын, күпердән машина төшеп киткән
Лениногорск районында Шөгер һәм Кәркәле авыллары арасындагы күпердән «КамАЗ» машинасы суга төшеп киткән.
-
Балтачта КЭС-БАСКЕТ ярышлары булып узды
26-27 нче ноябрь көннәрендә районыбызның төп һәм урта белем бирүче мәктәп укучылары арасында КЭС-БАСКЕТ ярышлары булып узды.
-
Тәбрикләү сүзе
Зур хөрмәткә һәм олы ихтирамга лаек әниләр, ак яулыклы әбиләр, мөлаем ханымнар! Балтач муниципаль район Советы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне әлеге олы бәйрәм - Әниләр көне белән тәбрик итәм. Һәркайсыгызга сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның хөрмәтен күреп, хәерле озын гомер кичерергә язсын!