30 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Кадерле кешебез МӘГЪФҮР СӘҮБӘН улы БУЛАТОВның 30 гыйнварда 50 яшьлек юбилее
Карадуган авылында яшәүче кадерле кешебез МӘГЪФҮР СӘҮБӘН улы БУЛАТОВның 30 гыйнварда 50 яшьлек юбилее.
-
Гүзәлебез “Әдәби мәйдан”ны иңли
26 гыйнвар көнне "Болгар" радиосының "Әдәби мәйдан" тапшыруында Куныр авылы кызы, яшь каләм иясе Гүзәл Закирова кунакта булды.
-
Бүген Балтачта яшәүче Зөлхәбирә Вахитовага Россия Президентының Котлау хаты тапшырылды (фото)
Зөлхәбирә Вахитова Шода авылында туа, биредә тормышка чыгып, ире Габделбәр белән биш балага гомер бүләк итә алар. Ул заманга хас ачлык-ялангачлык аларны да читләп үтми. Гәүдәсе яшьтәшләреннекеннән күпкә зуррак булганга аны 15 яшьтә үк Тагил урманына эшкә җибәрәләр. Барлык сәламәтлеген алып калган бу урманнар хакында бик еш искә ала ул.
-
Гаиләбезнең олы терәге
Уйланып, хыял канатына кунып, назлы уйларга чумып утырган мәлдә туганнарымның туган көннәренә багышлап шигырь чарлыйм диеп кулыма каләм алдым.
-
Вәсиләнең "Кыз бала" җырын тыңлыймын да, ятим калган кыз баласын уйлыймын
Эх, язмыш, язмыш, Кабат салдың кайгы-сагыш. Алдагысын шул белми бер кем дә, Хәсрәт килгәч эшләп булмый бер ни дә. Вәсиләнең "Кыз бала" җырын тыңлыймын да, ятим калган кыз баласын уйлыймын. Әйтерсең лә, Вәсилә киләчәкне алдан күргән. "Кыз бала тугач та ята кайгы мендәрләренә" дигән сүзләре җанны тырный. Вәсилә, авыр туфрагың...
-
Пыжмара мәктәбе укытучылары яхшылык эшләргә ашыга
Алинә Бариевага ярдәм итү йөзеннән, 4 февраль көнне 19 сәгатьтә Балтач мәдәният үзәгендә "Яхшылык эшләргә ашыгыйк" дигән хәйрия концерты булачак.
-
Балтачта аучылар өчен гамәви тыңлаулар узачак
22 март көнне 10.00 сәгатьтә район ветеринария берләшмәсендә аучылар һәм ау белән кулланучылар өчен гамәви тыңлаулар уздырыла.
-
Балтач юллары кардан ничек чистартыла, шул хакта (сораштыру)
Быелгы кышны артык карлы дип әйтеп булмый. Әмма шулай да, табигать район халкын кар-бураннары белән куандырып тора. Вакыт-вакыт юлларда йөрү кыенлаша. Бәхеткә каршы, быел урамнарны кардан чистарту бик оешкан төстә башкарыла.
-
Балтачта крайны өйрәнүчеләр берләшмәсе эшли башлады (фото)
28 гыйнвар көнне район үзәк китапханәсендә авыл һәм район тарихы буенча хезмәтләр язучылар катнашында җыелыш узды.
-
«Наз»лылар да грипптан саклана
Грипптан һәм ОРВИ эпидемиясеннән саклану максатыннан, "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә табибә Резеда Закирова белән очрашу булып узды.
-
Игътибар, "Болгар" радиосы дулкыннарында Балтачыбыз турында тапшыру башланырга тора
Хөрмәтле райондашлар, бүген, ягьни 30нчы гыйнвар көнне, Болгар радиосында нәкъ менә шушы минутларда, ягъни 11.09 һәм14.09 сәгатьләрдә Балтач районы турында тапшыру булачак, тыңламый калмагыз. Фото: bulgar
-
Балтачта этләр һөҗүме кабатлана
Балтачта тагын көтүләре белән этләр йөри башлады.
-
Балтач “Ел укытучысы”н билгели
Балтачта "Ел укытучысы-2016" конкурсының район этабы үткәрелә.