30 март 2012 яңалыклары
-
Хезмәт тәме уңышларда
«Илдар» сервис-сәүдә үзәге бүген һәр юнәлештә зур абруй казана. Оешмаларының иң әһәмиятле юнәлеше, билгеле, авыл хуҗалыгы транспортларын ремонтлау һәм запас частьлар белән тәэмин итү. Бүгенге сәхифәбездә үзәкнең үткәне, бүгенгесе белән танышып, киләчәккә булган планнары хакында белербез. Биредә тырышып эшләүче егет-кызларның хезмәте белән дә таныштырырбыз. Юл башы...
-
Хезмәткә хөрмәт
Мәгариф өлкәсендә озак еллар намуслы, нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Кече Лызи гомуми урта белем бирү мәктәбенең география укытучысы Егорова Вероника Вениаминовнага Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.
-
«Электрон балалар бакчасы»
Балалар бакчаларында булган чиратларны җайга салу максатыннан, югары технологияләргә нигезләнгән «Электрон балалар бакчасы» проекты гамәлгә ашырылды. 2011нче елның мартыннан ул республиканың барлык төбәгендә дә кулланыла башлады.
-
Әйтер сүзегез булса...
Әйтер сүзегез булса... Шалтыратыгыз: 2-43-82.
-
Язгы ташу
Карның чагыштырмача күп явуы һәм көннәрнең кинәт җылытып җибәрүе нәтиҗәсендә быелгы ташу башка елларга караганда көчлерәк булырга мөмкин. Күңелсез хәлләргә тап булмас өчен ныклы әзерлек таләп ителә. Бу уңайдан, урамдагы канаулар, күпер төпләре чистартыла башлады. Район җитәкчелеге язгы ташуга зур хәзерлекле булырга чакыра.
-
Укытучым — кояшым син, Нур сибүче күңелгә
Без, Балтач урта мәктәбенең 1967нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары, 1961нче елда башлангыч сыйныфны тәмамлап 36 укучы 5нче сыйныфка укырга килдек.
-
Сак булыйк!
Агымдагы елның ике аенда республикада 558 янгын теркәлгән, янгыннарда 48 кеше янып үлгән, 51 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.