30 сентябрь 2015 яңалыклары
-
10 октябрьдә Балтачта ярминкәләр булачак
10нчы октябрь көнне өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, Балтач һәм Чепьяда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтәчәк.
-
Рекордлы уңышы белән «Кызыл юл» таң калдыра
Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең сигезендә 77 гектарда азык чөгендере үстерделәр. Әмма аның яртысында гына уңышы алынган әле.
-
Кадерле әниебез РЕЗИДА ӘЛТӘФ кызы МӨХӘММӘДИЕВАның 28 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее иде
Гомер юлын хезмәт сөеп, һәр эшен яратып башкарган, Борнак авылында гомер кичерүче, безнең өчен кадерле булган әниебез РЕЗИДА ӘЛТӘФ кызы МӨХӘММӘДИЕВАның 28 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее иде.
-
Рапс игеп мул табыш алдылар
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә биргән мәгълүматларына караганда, быел рапстан иң әйбәт уңышны Тукай исемендәге хуҗалыкта үстереп алдылар. 7 гектардан 19 тонна. 1 гектарга 27 центнер туры килә.
-
Чепья урта мәктәбе «РИТЭК» үткәргән конкурста җиңү яулады
29 сентябрь көнне Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексында «РИТЭК» җәмгыятенең VI социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.
-
Сез сәгать телләрен күчерү яклымы?
Без инде сәгать телләрен күчерүгә ияләнеп беткән идек. Тормышлар да ничектер шуңа карап үз көен алган иде.
-
3 октябрьдә Балтачта агач утыртачаклар
3нче октябрьдә Татарстанда урман утырту көне буларак игълан ителде. Әлеге изге эшкә Балтач халкы да бик теләп кушылачак.
-
Балтач гөсләчеләре дан казана
Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләреннән торган "Орчык" гөсләчеләр ансамбле 23-25 сентябрьдә Мари Иле башкаласы Йошкар-Олада үткән Россиякүләм «Түгәрәк уен» фольклор фестивалендә катнашты һәм икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
-
Җиһанда күркәм бәйрәм – өлкәннәр көне
Инде бу атна башында ук олылар күңелен күреп, бәйрәм чаралары башланды. Иң беренчеләрдән булып район кулланучылар җәмгыяте үзендә эшләп чыккан өлкән буынны үзәк ашханәдә әзерләнгән табын артына кунакка дәште. Иртәге көннән, ягъни 1нче октябрьдән бәйрәм чын мәгънәсендә башланып, ун көн буе дәвам итәчәк.
-
Һөнәр мине үзе эзләп тапты
Үзенең мәшәкатьләре, яңалыклары белән уку елы да башланып китте. Күп еллар эшләвемә карамастан, бу көнне ниндидер бер дулкынлану белән каршы алам.
-
Бүген соңгы көн
Бүген сентябрьнең соңгы көне генә түгел, ә салымнарны түләп бетерүнең һәм соцпакетмы дарумы дип икеләнүчеләрнең дөрес карар кабул итүләре өчен соңгы көн.
-
ГТО бирүчеләргә ВУЗларга кергәндә ташлама ясалачак икән
2016 елның беренче гыйнварыннан 6-17 яшьлек балалар рәсми рәвештә ГТО нормалары тапшыра башлый. Тагын ике елдан бу хокукка урта яшьтәгеләр дә ия булачак.
-
Өлкәннәр декадасын үткәрү турында
Өлкәннәр декадасыннан һәркем канәгать калырлык булсын, диләр министрлар. Районыбызда картлык буенча пенсиядә булган 9940 өлкән яшьтәге кеше яши. Шуларның 3546сы эшләүче пенсионер.