30 октябрь 2015 яңалыклары
-
Наркотикларга “Юк” дип җавап бирергә кирәк
Районыбыз җирлегендә балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелекне, хокук бозуларны булдырмый калу чараларын оештыру һәм контрольдә тоту, наркотикларга каршы көрәш алып бару максатыннан, 29 октябрьдә прокуратура бинасының утырышлар залына КДН комиссиясенең "эшче төркем"е чираттагы утырышка җыелды.
-
Ягу сезонында янмыйк
Көзге-кышкы ягу сезонында торак пункларда электр һәм газ приборларын куллануга бәйле янгыннар 15 процентка арта. Шулай булмасын өчен алардан файдалану кагыйдәләрен көндәлек һәм төгәл үтәүнең мөһимлеген тагын бер кат исегезгә төшерәбез.
-
Ашыгулар үкенечкә була – юл һәлакәтләрендә гомерләр өзелә
Быел юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата республика буенча 3,9 млн административ беркетмә төзелгән. 9 айда Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры бәла-каза, фаҗига китергән 3 мең 576 һәлакәт теркәлгән, нәтиҗәдә, 349 кешенең гомере өзелгән, 4 мең 421 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән.
-
Балтач игенчеләренә бюджеттан зур акча эләгергә ошаган
Кем эшләми, шул ашамый, ди татар халык мәкале. 2016 елдан башлап Татарстанда авыл хуҗалыгының игенчелек тармагына исәпләнгән бюджет акчасын хуҗалыкларга эшенә карап бүлә башлыйлар.
-
“Наз”дагыларны Җәмилә җырлары дәвалаган
"Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә Салавыч мәдәният йорты үзешчәннәр хәйрия концерты куйды.
-
Район башкарма комитеты җитәкечесенең «кайнар линия» номеры эшли
Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Илдус улы Шакиров исеменә сорауларыгыз яки райондагы үзгәрешләргә карата фикер-тәкъдимнәрегез булса, "кайнар линия"гә 2-54-26 телефон номерына шалтырата аласыз.
-
Мин кулыма китап алам...
Кичә Кече Лызи мәктәбендә, әдәбият елы кысаларында, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән Татарстан китап нәшриятында чыгарыла торган татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре авторлары, шагыйрьләр катнашында "Китап бәйрәме" үтте.