Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Азаннан соң нинди дога кылына?

Мөәзин артыннан азанны кабатлап әйтү сөннәт гамәл санала. Хәдисләрдә мөәзин артыннан кабатлаган кешегә үзенә дә азан әйтүчегә кадәр савап язылыр, дип әйтелә.

Азан тәмамланганнан соң түбәндәге дога кылыныр:

«Аллаһуммә раббә һәәз̣иһид-дәгъүәтит-тәәммәти вәс-саләәтил-каа’имәһ. Әәти Мүхәммәдәнил-үәсииләтә вәл-фәдыйләтә вәд-дәраҗәтәл-гәәлийәтәр-рафиигәһ. Үәбъгәc̣һү мәкаамәм-мәхмүдәнил-ләз̣ии вәгәдтәһү уәр-зүкнәә шәфәәгәтәһү йәүмәл-кыйәәмәһ. Иннәкә лә түхълифүл-мигәәдъ».

Мәгънәсе: «Әй, шушы камил азанның һәм вакыты кергән намазның хуҗасы, Аллаһы Тәгалә. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә ярдәм, фазыйләт һәм югары дәрәҗәне бир. Шулай ук аны Үзең вәгъдә кылган мактаулы урынга ирештер һәм Кыямәт көнендә аның шәфәгатен безгә насыйп ит. Дөреслектә, Син Үз вәгъдәңә хилафлык кылмыйсың».

Дога “Гыйбадәте Исламия” китабыннан алынды.

Фото: баш мөхәррир

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

11

4

1

3

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам