Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Балтач нуры» мәчетен төзү өчен Сезнең ярдәм кирәк райондашлар.

Әгүүзү билләһи миинәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим. Хөрмәтле дин кардәшләребез, хөрмәтле авылдашлар, райондашлар! Әлхәмдүлилләәһ, соӊгы елларда динебезне тоту өчен күп мөмкинлекләр ачылды.

Районыбыз авылларында төзелгән күпсанлы мәчетләр моныӊ ачык мисалы. Бистәбездә үзәк хастаханә янында төзелә торган 3нче мәчетнеӊ төзелеш эшләренеӊ кызу алып барылуы матур күренеш.
Балтачыбыз елдан-ел зурая, искитмәле өйләр калка, яӊа урамнар барлыкка килә, матурлана. Халык соравын искә алып, киләчәктә тагын да үсәчәк бистәнеӊ коммуналь хуҗалык оешмасыныӊ өске ягында урнашкан микрорайонда яшәүчеләргә дин тотуда уӊайлыклар булдыру максатыннан Гариф Ахунов урамында «Балтач нуры» исемле мәчет төзелә башлаячак.
Бу Аллаһ йортын вакытында һәм тиешенчә төзү өчен Сезнеӊ рухи һәм матди ярдәм кирәк. Мәчетнеӊ тиешле рәсми кәгазьләре әзерләнгән, банкта аерым счет ачылды. Мөмкинлегегездән чыгып булышырга теләсәгез, түбәндәге счетларга ярдәмне кертә аласыз.
ИНН 1612090098 КПП 161201001
р/сч.№40703810000000000872 в ОАО «АИКБ «Татфондбанк»
БИК 049205815 к/сч 30101810100000000815
Карта VISA СБЕРБАНК 4276 8620 1739 8332 до 06/17
QIWI кошелек +79178886625
Фото: http://dumrt.ru/ru/galleries/galleries_766.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250