Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачта кемнәр «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» исеменә лаек?

Шушы көннәрдә Алан, Яңгул мәктәбе укучылары әхлак укытучысы Ландыш Насыйбуллина җитәкчелегендә Казанда 22нче мәртәбә үткәрелгән «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дип аталган балалар арасында Коръән уку бәйгесендә катнашып, уңышларга ирешеп кайттылар.

Бәйге "Гаилә" мәчетендә узган. Аны Бөтенроссия "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы, Россия мөселманнарының эшмәкәрләре ассоциациясе, "Гаилә" мәчете һәм Коръән өйрәнү үзәге ярдәме оештырган. Һәр ел уздырылучы һәм йөзләгән балага динебез кыйммәтләрен җиткергән, аларның иманнарын ныгыткан бәйгене гамәлгә куючы, башлап җибәрүче һәм хәзерге көнгә кадәр китереп җиткерүче - киң танылган җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәре, “Мөслимә” газетасы мөхәррире, Татарстан хатын-кызлары “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира ханым Әдиатуллина.

– Әлеге бәйгедә Алан укучылары бишенче елын катнаша һәм елдан-ел үз осталыкларын сынап, матур урыннар яулыйлар. Алар шушы чарада катнашуны көтеп алалар. Коръәннән аятьләр, сүрәләр өйрәнәләр, догаларны көйләп матур итеп уку срләре белән кызыксыналар. Быелгы чара балалар күңелендә матур тәэсирләр калдырды, – ди җитәкчеләре Ландыш Насыйбуллина.


 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Балтачта кемнәр «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» исеменә лаек? Шушы көннәрдә Алан, Яңгул мәктәбе укучылары әхлак укытучысы Ландыш Насыйбуллина җитәкчелегендә Казанда 22нче мәртәбә үткәрелгән «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дип аталган балалар арасында Коръән уку бәйгесендә катнашып, уңышларга ирешеп кайттылар. Бәйге "Гаилә" мәчетендә узган. Аны Бөтенроссия "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы, Россия мөселманнарының эшмәкәрләре ассоциациясе, "Гаилә" мәчете һәм Коръән өйрәнү үзәге ярдәме оештырган. Һәр ел уздырылучы һәм йөзләгән балага динебез кыйммәтләрен җиткергән, аларның иманнарын ныгыткан бәйгене гамәлгә куючы, башлап җибәрүче һәм хәзерге көнгә кадәр китереп җиткерүче - киң танылган җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәре, “Мөслимә” газетасы мөхәррире, Татарстан хатын-кызлары “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира ханым Әдиатуллина. – Әлеге бәйгедә Алан укучылары бишенче елын катнаша һәм елдан-ел үз осталыкларын сынап, матур урыннар яулыйлар. Алар шушы чарада катнашуны көтеп алалар. Коръәннән аятьләр, сүрәләр өйрәнәләр, догаларны көйләп матур итеп уку срләре белән кызыксыналар. Быелгы чара балалар күңелендә матур тәэсирләр калдырды, – ди җитәкчеләре Ландыш Насыйбуллина.

Публикация от ❗Балтаси - «Хезмәт»❗ (@xezmet_gazetasi)

Фото: Ландыш Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрьән уку бәйгесе