Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачтан быел да хаҗ кылучылар күп.

Агымдагы елның 27 августыннан 30 сентябрьгә кадәр Согуд Гәрабстаны Корольлегенә хаҗга баручыларны озату оештырыла. Хаҗилар 9 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр әйләнеп кайтыр дип ниятләнә.

Россия хаҗилары өчен быелгы квота 16 мең 400 кешегә бирелер дип ниятләнә. Татарстаннан хаҗ кылырга җыенучылар өчен исә 1200 урын бар. 2014 елдан башлап хаҗга барырга теләүчеләр өчен электрон чират оештырылган.
Балтач районыннан да елның-елында хаҗ сәфәрен кылучылар күршеләр белән чагыштырганда күпкә артык була иде. Бу елда да 30 га якын кеше бу олы гамәлне үтәргә җыена.
Гәрәфә тавында торган көн җомга көне белән туры килгәнлектән, быелгы хаҗның бәһасы тагы да зурыррак дип фикерләнә. Мондый очрак берничә елга бер генә туры килә һәм Пәйгамәребез Мөхәммәт (с.г.в.)ның кылган хаҗы да нәкъ шушындый вакытка туры килгән.
Хаҗ мәсьәләләре турында киңәйтелгән язманы алдарак сайттан һәм «Хезмәт» газетасы битләреннән укырсыз.
Фото: http://wallpapers.womansgirls.com/hajj-2014-wallpapers/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250