Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бүген Балтачта имамнар җыелышы үткәрелде

Бүген, 2 октябрьдә, Балтач мөхтәсибәтендә чираттагы имамнар җыелышы үткәрелде. Ул Корбан бәйрәменә әзерлек мәсьәләләренә багышланды.

Әлеге чара районның имам-мөхтәсибе, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә узды. Җыелышта Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр катнашты һәм авыл имамнарын мөфти исеменнән Корбан бәйрәме белән котлады. Шулай ук актив дини эшчәнлек алып баручыларга мөфтинең "Рәхмәт хаты"н тапшырды. Моннан тыш хәйрия телемарафонында катнашырга чакырды. Телемарафон кысаларында уздырылган чаралар турында сөйләде.
Белгәнебезчә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Яңа гасыр" телеканалы белән берлектә инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютын булдыру максатыннан "Сөючеләр фида кыла" телемарафонын уздыра. Әлеге хәйрия телемарафоны 4 октябрьдә көн дәвамында бара.
Чыганак: ТР МДН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250