Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Хаҗга барырга... ният кирәк

Ел саен меңләгән татарстанлы Хаҗ сәфәре кылу нияте белән Мәккәгә юл тота. Алар арасында райондашларыбыз да шактый. Әлеге изге сәфәр хакында тулырак белү өчен без «Раиф» мәчете имамы Илшат хәзрәткә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Илшат хәзрәт, иң элек шуңа ачыклык кертик әле. Хаҗ кылуның алшарты нәрсәдә?
- Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Беренчедән, мөселман булуы шарт. Ә иң мөһиме ният булырга тиеш. Хаҗга бару адәм баласының теләге-хыялы гына түгел, ә нәкъ менә нияте булырга тиеш.
- Белүебезчә, сез инде берничә мәртәбә хаҗи булган кеше. Әле аның өстенә сез Хаҗга баручы райондашларның җитәкчесе дә...
- Башта «Идел Хаҗ» компаниясе һәр районда җитәкчеләр билгеләргә дигән тәкъдим белән чыкты. Безнең районнан бу эшкә мине тәкъдим иттеләр. Каршы килмәдем. 2007нче елдан җитәкче вазыйфасын башкарам.
- Җитәкче булу бик зур вазыйфалар йөкли. Мондый эшкә алыну куркытмадымы?
- Җитәкчелек итү, чыннан да зур җаваплылык йөкли. Ул хәтта Хаҗ тәмен дә оныттыра. Өстеңдә авыр таш булып тора. Җитәкче кеше Хаҗга барса да, аның төп шөгыле хаҗилар турында кайгырту: авырып китүчеләрне хастаханәләргә озату, багажлар югалса, аны эзләү, төркемне йөртү. Без Хаҗ кылырга түгел, Хаҗ кылдырырга алып барабыз. Нигездә, күңелдәге авырлыкны, борчылуны исәпкә алмасаң, җитәкчелек эше авыр дип әйтмәс идем.
- Биредә төркемдәге кешеләрнең әдәпле булуы да, һичшиксез зур роль уйныйдыр.
- Билгеле, шулай. Төркемдә җайлы, әдәпле кешеләр булу зур уңайлылык. Хаҗ сәфәре вакыты нда мин моңа еш игътибар итәм. Балтач мөселманнары башкалардан бик нык аерыла. Алар әдәпле, инсафлы. Шуңа да андыйлар белән эшләве җиңел.
- Илшат хәзрәт, элегрәк Хаҗ сәфәренә бару күпкә авыррак булган. Хәзер исә очкычка утырдың да берничә сәгатьтән инде син изге җирдә.
- Әйе, соңгы елларда Хаҗга бару һава юллары аша оештырыла. Ике ел рәткә инде туры рейслар кулланыла. Самолетлар Казаннан туп-туры Җиддәгә оча. Шунлыктан бүгенге иң очсыз Хаҗ юлламасы 155 мең сум тора.
- Быел ничә райондашыбыз хаҗ сәфәре кылачак һәм алар кайчан юлга кузгала?
- Изге сәфәргә 30га якын райондашыбызның баруы көтелә. 19 көнлек сәфәргә кузгалучылар 23 сентябрьдә юлга чыга. Ә 15 көнлеккә сәфәр кылырга ниятләүчеләр 28нче сентябрьдә китәчәк. Без исә үз чиратыбызда Хаҗдан аларның изге ниятләрен тормышка ашырып, исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Әңгәмәдәш - Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА
Фото: http://www.hajjbound.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250