Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ирешелгән җиңүләр. Без кемгә рәхмәтле?

Һәр елны Балтач мөхтәсибе төрле яшьтәге балалар арасында корьән һәм намаз уку ярышлары уздыра.

Куныр мәчетенә йөреп, дини белем алган балалар быел да ярышларда катнашып, матур күрсәткечләргә ирештеләр. 28 март көнне Чапшар авылында узган намаз уку бәйгесендә Сәгтдинов Азат – 5 урын, Хәйретдинова Камилә, Шакиржанова Назилә 2 урын яуладылар.

31 март көнне Балтач үзәк мәчетендә узган корьән уку бәйгесендә Рамазанова Чулпан – 1, Сәгтдинов Азат, Юнысова Зилия, Ваккасова Ралия – 2, Шакиржанова Назилә, Хәйретдинова Камилә 3 урын алды. Бәйгегә әзерләгән хөрмәтле мөгалимәләребез Хәйретдинова Зөлфия, Вагидуллина Люция, Галиева Рәмзия апаларга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Мәчеттә балаларның укуларын оештыруда зур көч куйган Сәгтдинова Тәгьзимә апагада зур рәхмәт. Аларның балаларыбызга дини, әхлак тәрбиясе биреп, балалар өчен чын йөрәктән тырышулары белән генә ирешелгән җиңүләр бу. Аллаһы Тәгалә аларны рәхмәтеннән ташламасын.

Мәчеткә йөрүче балаларның әти-әниләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам