Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Күңелгә хуш килде

Күптән түгел «Раиф» мәчетендә ял итү чаралары тәмамланды. Биредә ял итеп гыйлем өстәгән балалар лагерьдан бик канәгать калды.

Әгәр өченче смена эшләсә, һич икеләнүләрсез балаларыбызны бирегә ял итәргә җибәрер идек, диләр әти-әниләр. Чөнки ял көннәренең һәрберсе бәйрәмгә тиң булган.
Ял һәм хезмәт, белем һәм тәрбияне үз эченә алган җәйге ял чаралары Илшат хәзрәт, Гөлназ, Алсу, Алия ханымнарның зур тырышлыгы белән оештырылып, балаларга рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек бирде. Биредә балалар ял итү белән беррәттән дини гыйлем өстәделәр. Әйтергә кирәк, болар берсе дә мәҗбүри эшләнмәде. Бала күңелендәге кызыксыну хисе көчле булу сәбәпле, алар биредә һәр көнне берәр хәреф өйрәнүгә багышлады. Рәсем ясау осталыкларын үстерде. Остазлар тарафыннан әти-әниләргә биреп җибәрелгән догалар исә ике якның элемтәсен тагын да ныгытты. Көн саен үткәрелгән күңелле, мавыктыргыч уеннар да балалар күңеленә хуш килде. I сменада ял иткән балалар саубуллашу көнендә мәчеттә зур бәйрәм ясады. Ә II смена балалары Хәсәншәех авылының Киндер күленә сәяхәт кылды. Хәсәншәех мәчетендә булып, намаз укыгач, күл янында Сабантуй ясадылар.
Һәр ике сменада да балалар тәм-томнардан сыгылып торган мул табыннар артында кунак булып, кочак тулы бүләк, диплом, медаль алып, мәчет белән саубуллашты. Икенче елга янәдән биредә очрашырга сүз куешкан балаларны мәчет моңсу гына озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250