Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Намаз уку серләре

Озаклап намазда торганда башка әллә нинди уйлар, гомер искә төшмәгән нәрсәләр килеп төшә. Бер кеше әйберсен югалтып, кая куйганын исенә төшерә алмый интеккәндә, аңа: "Төнлә белән намазга бас, шайтан шундук исеңә төшерер", - дигән киңәш биргәннәр.

Чыннан да, намазда саташтыру өчен шайтан нәрсәләрне генә башка кертми. Бүген сезнең белән намаз гыйбадәтенең сыйфатына тукталасым килә. Раббым ярдәменнән ташламасын.
Аллаһка шөкер, халкыбыз, әкрен генә булса да, динебезнең нигезе һәм иманыбызның дәлиле булган намаз гыйбадәтенә кайта башлады.
Бүген, күп кенә мәчетләрдә җомга намазларында урыннар җитми. Сафларның елдан-ел яшәреп баруы аеруча зур шатлык өсти. Аллаһка шөкер, намаз укучылар күбәйгән саен, без үзебез өчен яңадан-яңа проблемалар күтәрәбез, өйрәнү, эзләнү өчен яңа офыкларны ачабыз, яңа мәсьәләләр күтәрәбез.
Мәчеткә намазга йөрүчеләр арасында 5, 10, 15 ел намаз укучылар да шактый. Әмма, күп кардәшләребез ничә еллар элек ничек намазга баскан булсалар, шуның белән канәгатьләнеп, шул дәрәҗәдә калалар. Намаз мәсьәләсендә яңа китаплар аз укыла, еш кына намаз гыйбадәте аның тышкы рәвеше белән чикләнеп кала. Ә бит намазның тышкы хәрәкәтләреннән тыш, аның тирән эчтәлеге, эчке байлыгы, бер карашта күзгә күренми торган бик күп серләре бар.

(Дәвамы бар)

Фото: http://islam-today.ru/islamic-prayers/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250