Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Һәр мөселман белергә тиешле нәрсәләр

Аллаһка шөкер, без - мөселманнар.

• Безнең илаһыбыз - Аллаһ, Китабыбыз - Коръән, кыйблабыз - Кәгъбә, Пәйгамбәребез - Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһиссәлам.

• Беренче кеше һәм беренче пәйгамбәр - Адәм галәйһиссәлам.

• Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) әтисенең исеме - Абдуллаһ, бабасының исеме - Абдулмоталлиб, әнисенең исеме - Әминә.

• Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) 50 яшенә кадәр гомер иткән хатынының исеме - Хәдичә.

• Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) дүрт кызы һәм өч улы булган. Кызлары - Зәйнәп, Рукиййа, Өммегөлсем, Фатыйма. Уллары - Ибраһим, Касыйм, Абдуллаһ.

• Пәйгамбәребезгә (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) 40 яшендә пәйгамбәрлек килә башлаган. Коръән аңа 23 ел дәвамында иңгән. Ул Мәдинә шәһәрендә 63 яшендә вафат булган.

• Коръәндә 25 пәйгамбәрнең исеме бар.

• Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) 571 нче елны Мәккә шәһәрендә дөньяга килгән. 622 нче елны Мәдинәгә һиҗрәт кылган (күчкән). 632 нче елны Мәдинәдә вафат булган.

• Аллаһтан кешеләргә тапшырылган тагын өч китап бар: Муса галәйһиссәламгә җибәрелгән Тәүрат, Дауд галәйһиссәламгә җибәрелгән Забур, Гайсә галәйһиссәламгә җибәрелгән Инҗил.

• Елда 5 мөбарәк кичә бар. Бу кичәләрдә күп итеп гыйбадәт кылырга, Аллаһыдан гөнаһларны ярлыкавын сорарга һәм тәсбих намазы укырга кирәк. Ул кичәләр болардыр:

Мәүлид ән-Нәби - рабигыльәүвәл аеның уникенче кичәсе таңында Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) дөньяга килгән;

Рәгаиб кичәсе - рәҗәп аеның беренче җомгасы, Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) әти-әнисе кавышкан көн;

Мигъраҗ кичәсе - рәҗәп аеның 27 нче кичәсе. Бу кичәдә Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) күккә ашкан;

Бәраәт кичәсе - шәгъбан аеның 25 нче кичәсе, кыйбла үзгәртелгән көн. Бу кичәдә бер ел эчендә булачак эшләр хакында хөкем кылына, әҗәл вә гомерләр билгеләнә;

Кадер кичәсе рамазан аеның соңгы ункөнлегенә яшерелгән. Бу кичәдә Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлләмне Пәйгамбәр итеп сайлый; Изге Коръән иңә башлый.

Чыганак: "Дин вә мәгыйшәт"

Фото: http://www.islam.ru/content/veroeshenie/qoran_glavnii_istochnik_islama

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250