Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамазан ае башланырга 24 көн калды яки Балтачта “Чиста мәчет” акциясе башлана

Барлык мөселманнар өчен Изге Рамазан ае башланырга 20 көннән аз гына артык көн калып бара.

Әлеге мөбәрак айга аяк басар алдыннан, Татарстанда һәм шулай ук Балтачыбызда “Чиста мәчет” акциясе башланды. Әлеге башлангычның төп максаты – район мәчетләрендә җыештыру-чистарту эшләрен башкару. Район Үзәк мәчете баш имамы Рамил хәзрәт Бикбаев әйтүенчә, Изге Рамазан аена без мәчетләребезне генә түгел, ә бәлки зиратларыбызны, урамнарыбызны, авылларыбызны чүпләрдән арындырып керергә тиешбез. Чөнки тирә-яктагы пөхтәлек ул безнеӊ күӊелләребезне сафларга бер этәргеч булып тора.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) болай дигән: “Минем өммәтемә шундый саваплар күрсәтелде ки, алар арасында хәтта мәчеттән алып чыккан тузан бөртеге өчен дә савап бар иде” (Тирмизи).

Аллаһы Тәгалә игелекле гамәлләрне кабуллардан кылсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев