Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шаһидлар рухына кемнәр дога кылган? (фото)

Халыкта: “Үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк ,“ дигән гыйбарә бар.

17 май көнне зур, истәлекле чара үткәрелде. Түнтәр авылының тарихчы –галиме, аны “Халык академигы” дип тә әйтеп булыр иде, Рәфхат Шәкүр улы Зариповның тырышлыгы белән, 1919 елның 8 маенда Малмыжда атып үтерелгән Ишмөхәммәт хәзрәт Динмөхәммәт улын искә алу җыены үткәрелде.

Иртәнге сәг.10 га Малмыжның Крайны өйрәнү музеена күп кенә мохтарәм кунаклар җыйналды.  Алар арасында ТРның Баш казые, Балтач районының мохтасибе Җәлил хәзрәт, Балтач районы хакимият башлыгы урынбасары Гайнетдинов И.Ф., Киров өлкәсе мөселманнары мөфтие Нияз хәзрәт Кашапов, гаиләсе белән Казаннан кайткан, Ишмөхәммәт хәзрәтнең оныгының кыз Диләрә ханым Мөхәммәдьярова, Чепья музее хезмәткәрләре,  Киров татарларының “Дуслык”, Балтач районының “Хезмәт” гәҗите  вәкилләре һ.б. бар иде.

Ишмөхәммәт хәзрәтне без данлыклы “Ишми ишан “ кушаматы белән дә беләбез. Ул тарихи, якын тирәдә бик дәрәҗәле булган, бик күп дин белгечләре, имамнар  әзерләп чыгарган Түнтәр мәдрәсәсәсендә 42 ел мөдәррис (директор) булып тора. Хәзрәтнең һәрнәрсәгә үз фикере була. Ислам динендә  “җәдидчеләр” тармагы  барлыкка килгәч тә, ул үз юнәлешен үзгәтрми, “кадимче” булып кала. Бу чорларда Түнтәр мәдрәсәсендә ике юнәлеш тә укытыла. Җәдидчеләргә Мөхәммәтгали ишан , кадимчеләргә Ишмөхәммәт хәзрәт җитәкчелек итә. Октябрь инкыйлабыннан соң, илдә зур үзгәрешләр башлана. Халыкның бер өлеше моңа каршы чыга. Бигрәк тә яңа хакимиятнең дингә каршы булуы, аның мәчетләрне, чиркәүләрне җимерүе, ябуы  халыкта зур ризасызлык тудыра. Ил, хәтта гаиләләр дә. икегә бүленәләр, граҗданнар сугышы башлана. Большевикларга, инкыйлабка  каршы булган , патша генералы Колчак зур гаскәр туплап, Малмыжга килеп җитә яза. Нократ елгасы буеннан атышулар башлана. Халыкны Колчак ягына котырдудан куркып, апрель аенда дин башлыкларын, имамамнарны, атакайларны-попларны күпләп кулга алулар башлана. Алар Малмыж төрмәсенә ябылалар. Аклар инде Малмыҗга бик якынайгач, аларны судсыз нисез юк итү башлана. Тиз арада 15 дин әһеле атып үтерелә. Аларның берсе шул тирәдәге чиркәнең  атакае, 14 е төрле авыллардан җыйган муллалар була.

Ишмөхәммәт хәзрәтне 8 майда атып үтерәләр. Аңа кулга алынасына алдан хәбәр биреп, Төркиягә китәргә тәкъдим ясасалар да, ул “минем гаебем юк”, дип риза булмый. Хәзрәтне җәзалап үтерәсе көнне, аның белән саубуллашырга  Түнтәрдән дә килеп  карап торалар. Хәзрәт үлеме  вакытын тәхлил әйтеп каршылый. Мәетләрне чокырга балчык сибеп кенә калдырып китәләр. Беренче төндә үк атакай мәетен урлыйлар. Икенче төндә Түнтәр ир-атлары төшеп Ишмөхәммәт хәзрәт мәетен дә алып китәләр. Аны Түнтәргә алып кайтмыйча, Борнак авылында юып, кәфенлекләп, Борнак зиратына мөселманча итеп җирлиләр. Әле икенче көнне мәетне эзләп чекистлар  Түнтәргә килеп тә җитәләр. Кызы Борнак авылына кияүгә чыгып, беренче баласын тапканда вафат булган  Йосыпов Мөхәммәтәмин абый, Ишми хәзрәтне кызының кабере янына күмелүен әйтә. Шуннан чыгып, Ишмөхәммәт хәзрәтнең каберен тавып, аңа  заманча кабер ташы , чардуган куела. Ул хәзер районыбызның тарихи урыннарының берсенә әйләнде. Рәфхат Шәкүр улы кыскача тарихны тәсвирлап, район рәссамы Искәндәр Шакирҗан улына 1*1.5 үлчәмендә “Мәгълүмати такта” (Информационный планшет) ясатты. Анда язма татар һәм рус телләрендә бирелә, атылган урынның картасы китерелә. Башта бу “Мәгълүмати такта”ны без дин әхелләрен җазалап үтергән урынга куймакчы идек. Моңа Малмыжның шәһәр Думасы ризалык бирсә дә, Киров өлкәсе Эчке эшләр бүлегеннән, бу фактлар архив материаллары белән расланмаган (эти факты не подверждаются архивными данными), Малмыжның Крайны өйрәнү музеена куярга тәкъдим итәбез, дигән язма килде.

Шунлыктан сәяхәт  Малмыжның Крайны өйрәнү музееннан башланды. Музей хезмәткәләре безне бик җылы кабул иттеләр. Кереш сүз белән кунакларга аның директоры Толмачева Людмила Владимировна мөрәҗәгать итте. Ул бу чараны бик хуплады, аның үзенең бабасы да чиркәүдә поп булып, репрессия корбаны була. Аның әйтүенчә, 1919-1940 елларда Малмыж губернасында гына да 600 дин әхеленең  большевиклар тарафыннан юк ителүе документлар белән раслана. Музейга җыйналган кунаклар алдында ТРның Баш казые Җәлилил хәзрәт, Балтач районы хакимияте башлыгы урынбасары Илһам Фидаил улы, Киров өлкәсе мөселманнарының мөфтие Нияз хәзрәт Кашапов чыгышлар ясап, узганнардан гыйбрәт алып, тормышта матур эзләр калдырып яшәргә тырышырга кирәклеккә басым ясадылар. Җәлил хәзрәт Ишмөхәммәт хәзрәтнең тирән белемле булуын, аның хаттә, күренекле дин белгече, тарихчы Ш.Мәрҗәни белән дә Коръән тәсфирләре буенча килешмәгән үз фикерләре булуына җиткерде.  Казаннан килгән Ишмөхәммәт хәзрәтнең оныгының кызы Диләрә ханым бабаларын шулай зурлап искә алулар өчен зур рәхмәт белдерде. Ул үзе Шода мулласы Сәетгәрәй хәзрәтнең оныгы Гәүхәрия кызы булып,  Сәетгәрәйнең хатыны Ишми ишан кызы Фатима була. Сәетгәрәй хәзрәт күренекле драматург Мирхәйдәр Фәйзинең абыйсы.Чараны оештыручы Рәфхат Шәкүр улы чыгышында тарихи Түнтәр мәдрәсәсе, анда эшләгән Мөхәммәтгали ишанның, Ишмөхәммәт хәзрәтнең эшчәнлегенә киң тукталды. Кызыклы тарихи мәгълүматлар җиткерде.

Чыгышлардан соң, музейда Мәгълүмати тактаны калдырып,  дин әхелләрен аткан аланга юл тоттык. Бу урында шәһид киткәннәр рухына Коръән укып, дога кылдык. Чәчәкләр салынды. Район хакимияте башлыгы урынбасары Илһам Фидаил улы киләчәктә бу урынга истәлек ташы кую мәсьәләсен Киров өлкәсе җитәкчеләре белән хәл итәргә тырышачакбыз , диде. Алга таба Малмыжда эшне төгәлләп, Ишмөхәммәт хәзрәт күмелгән Борнак авылы зиратына юнәлдек. Зиратта хәзрәт рухына, анда күмелгән барлык әрвахлар рухына Коръән укып, дога кылдык. Шуннан соң вакыйгаларның чишмә башы булган  Түнтәргә  бардык . Эшне зиратка керүдән башладык. Килгән һәркем Түнтәр зиратында тәртипкә китерү буенча күп эш башкарылганын күрделәр. Зиратта авылның борыңгы, бай тарихын, мәдрәсәле авыл булганлыгын күрсәтә торган 28 кабер ташы бар. Р.Зарипов тарафыннан “Ишан каберлеге” дигән тактада зур тарихи материал бирелгән. Такта Мөхммәтгали ишан, аның гаиләсе күмелгән урынга куелган(Тактаның фотосы бирелә). Монда шулай ук әрвахлар рухына Коръән укып дога кылынды. Килгән кунаклар Түнтәр мәчетенең музеенда да күп мәгълүмат алдылар. Мүзейда мәдрәсәдә эшләгән җиде имамның һәрберсенең нәсел тамырларын чагылдырган  Шәҗәрәләре эшләнгән. Мөхәммәтгали ишан мәдрсәнең бишенче имамы була.

Сәяхәтнең йомгаклау өлеше Түнтәр мәчетендә, Чәй өстәле артында булды.  Без күргәннәрдән бик канәгать калдык. Рәфхат әфәнденең әйтүенә караганда, элекеге мәдрәсәләрнең өч бинасы исән калган Татарстанда Түнтәр авылы гына бар. Монда тагын бер зур яңалык көтелә, Җәлил хәзрәтнең тырышлыгы белән Түнтәрдә тиз арада тагын бер пансионат-25 балага кызлар пансионаты ачылачак. Инде Бөрбашта малайлар өчен пансионат барын беләбез. Пансионат өчен барлык уңайлыклары булган ике катлы торак-көнкүреш бинасы төзеләчәк. Укулар өчен элекеге мәдрәсә биналары төзекләндереләчәк.Чыгымнарның күп өлешен түләүне Казанның Ярдәм мәчете алган. Пәйгамбәребез Мөхәммәтс.г.в хәдисләрендә “Һәр изге гамәлнең  дәвамлы булуы хәерле” диелә. Җәлил хәзрәт алдагы елдан башлап, һәр елны районда  Борнак, Түнтәр авылы мәчетләре көче,  район мохтасибәте ярдәме белән  “Мөхәммәтгали ишан укулары”  уздырырга кирәк дигән фикер әйтте. Хәзрәтнең бу фикере хуплауга лаек.

Солтан Фатихов,

Балтач районының Аксакаллар шурасы рәисе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев