Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Талак, талак, талак - бу сүзләрне хәзер смс белән генә җибәрәләр икән.

Бүген аерылышу да заманча төсмер алган икән. Бер ханымның ире телефоннан аңа хәбәр язып җибәргән. "Талак, талак, талак. Мин синнән аерылам".

Хатынының йөкле булуына да карамастан, чит ханым янына яшәргә киткән дә барган. Баланың туганын да күрмәгән, бала табу йортына да барып алмаган, бер тиен акча да бирмәгән. Соңгы вакытта йөкле хатыннарын ташлап китүчеләр шактый күбәйде, әлбәттә. Әмма "талак" сүзен тел белән әйтмичә, телефон аша гына язып җибәрү дөресме соң?
Аерылышу хакында яки талак дип фәкать ир-ат кына әйтә ала. Коръән буенча хатын-кызга андый хокук бирелмәгән. Ул үзенең мәнфәгатьләрен бары тик үзенең әтисе, абыйлары ярдәме белән генә якларга мөмкин. Әгәр ир хатынына карата дөрес мөгамәләдә булмаса, аерылышу мәсьәләсен­дә мөселманнар хөкемдары - имамга мөрәҗәгать итәләр. Һәм ул гаиләдәге низагны хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Аерылышу сүзе ачык ишетелергә тиеш. Гарәп теленнән кер­гән "талак" сүзен яки аның тәрҗемәләрен әйтергә мөмкин. Мә­сәлән, "мин синең белән аерылышам", "сиңа - талак", "син ирекле" дигән сүзләр ярый.
Өч тапкыр талак әйтү аерылышу өчен нигез була аламы? Дин белгечләре үзләре дә бу хакта шактый бәхәсләшә. Кемдер аерылышу өчен өч тапкыр талак әйтү генә җитми, бу процесс өч тапкыр кабатланырга яки "син ирекле" дигән сүзне тугыз мәртәбә кабатларга кирәк дип уйлый.
Коръәндә шунысы мәгълүм: ир-ат хатынына талак әйткәннән соң өч ай көтәргә тиеш. Хатын-кызның өч тапкыр күреме килгәнче, ул аның хәләл җефете булып исәпләнә. Ә ир шул өч ай эчендә хатынын ашатырга, эчер­тергә, киендерергә тиеш. Әгәр инде хәләлен кире кайтарырга тели икән, шул өч ай эчендә хәл итәргә кирәк.
Билгеләнгән вакыт узып киткәннән соң ир-ат кабат хатынына кайта аламы соң? Әлбәттә, юк. Әгәр алар кавышырга телиләр икән, ислам кануннарын үтәргә тиешләр. Әйтик, хатын башка ир-атка кияүгә чыгарга тиеш була. Ә ире аны аерылгач кына кабул итә ала. Ислам динендә аерылган һәм күпмедер вакыттан соң хатынын кире кайтарырга теләгән ир-ат әнә шундый катлаулы юл үтәргә тиеш. Чөнки исламда никахлашуның изге гамәл икәне кат-кат әйтелә.
Кызу канлылык белән әйтелгән талак дөресме?
"Без икебез дә кызу канлылыгыбыз белән өч тапкыр талак әйттек. Шуннан соң минем йөкле булуым ачыкланды. Бу аерылышу дөрес була аламы?" - дип кызыксына бер ханым.
Дин белгечләре фикеренчә, колагың нәрсә әйткәнне ишетмәгән вакытта талак әйтәсең икән, ул аерылышу дөрес булып исәпләнми икән. Кызу канлылык белән өч тапкыр "сиңа - талак" дип әйткәннән соң ир-ат сүзләренә үкенеп йөри икән, бу аерылышуны да хак дип әйтергә нигез юк.
"Йөкле вакытта "талак" дип әйтергә мөмкин, - ди дин әһеле Мөҗәммил Сыйдыйки. - Әмма әти кеше йөклелек вакытында бөтен чыгымнарны капларга, бала тугач, аңа бөтен кирәк-яракларны алырга тиеш".
Белгечләр фикереннән тыш безнең бит әле пәйгамбәребез хәдисләре дә бар. Ибн-Гомәр хатыны белән күрем вакытында аерылышкан. Мөхәммәд пәйгамбәр моны ишеткәннән соң: "Хатыныңның күреме беткәннән соң, ул чиста вакытта аерылышырсың. Шулай ук хатын-кызның йөкле­еге бетеп, бала тапканнан соң аерылышу зарур", - дигән.
Коръәннең "Ән-Ниса" (Хатыннар) сурәсенең 1 нче аятендә болай диелә: "Әй, барча инсаннар! Сезне бер җаннан яраткан вә аңа хатынны бар иткән, аларның икесеннән ир җенес вә хатын җенесен үрчеткән Раббы каршында гөнаһ кылудан куркыгыз. Исемен теләкләрегездә куллана торган Аллаһ алдында гаепле булудан һәм кардәшлек җепләрен өзүдән сакланыгыз. Шик-шөбһәсез ки, Аллаһ сезне күзәтеп торучыдыр".
Шуңа күрә Коръән кушканча яшәү һәм үзең сайлап алган ярың белән гомер кичерү хәерлерәк. Белгечләр болай дип әйтте, имам шундый фикер җиткерде дип сафсата сатып, кешенең башын бутаучылар болай да күп. Талак турында да, аерылышу дәрәҗәсенә җиткәннәргә ничек итеп үзара мөнәсәбәтләрне җайларга да Изге китапта язылган. Телефоннан "Талак, талак, талак" дип язып җибәрүчеләр дә җавапны Коръәннән таба ала.
Чыганак: Ватаным Татарстан басмасы.
Фото: http://i-scoop.org/scoop/ru/blog/2012/06/29/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250