Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Татарстан мөфтияте дини белем бирү стандартларын тәкъдим итә

Татарстанда "Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары" эшләнде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, мәдрәсәләр, ТР Фәннәр академиясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре ике ел дәвамында стандартларны әзерләде. 2012 елда мәгариф өлкәсе белгечләре һөнәри мөселман мәгариф оешмаларында (мәдрәсәләрдә) аудит уздырдылар.
Татарстан мөселман уку йортлары уку-укыту методик берләшмәсе оештырылды. Әлеге берлекне Россия ислам институты ректоры, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкли. Уку-укыту-методик берләшмәнең төп эшчәнлеге - һәр мәдрәсәнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, Татарстандагы мөселман башлангыч һәм профессиональ урта уку йортлары өчен бердәм стандартлар төзү.
2013 елның 19 апрелендә бердәм стандартларны әзерләү һәм гамәлгә кертү буенча эшче төркем оештырылды.Профессиональ урта мөселман мәгарифе өч дәрәҗәгә бүленде: башлангыч, база һәм югары белем бирү дәрәҗәләре. Алга таба өч дәрәҗәгә туры килгән уку-укыту буенча стандарт проектларын әзерләү эше башланды.
Хәзерге вакытта өч юнәлештә стандартлар расланды:
"Ислам фәнннәре һәм тәрбия", башлангыч әзерлек;
"Ислам фәнннәре һәм тәрбия, гарәп теле", төп әзерлек;
"Ислам фәнннәре һәм тәрбия, гарәп теле", югары әзерлек.
Әлеге стандартлар мәгариф һәм фән министрлыгы экспертизасын уңышлы үтте. Стандартларны Татарстан мөфтие, ТР МДН рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин раслады (12.11.2014. №74 "Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартларын раслау һәм гамәлгә кертү турындагы" боерыгы).
Боерык нигезендә, 2015-2016нчы уку елыннан башлап, ТР МДНнә караган мәдрәсәләрдә шәкертләргә белем әлеге стандартлар нигезендә биреләчәк.
Фото: http://islam-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250