Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

2 февральдән Рәҗәб ае башлана

Рәҗәб аенда Аллаһның рәхмәте яңгыр шикелле явар

2 февральдән Рәҗәб ае башлана. Бу айның беренче җомгасы – 4 февральдә исә Рәгаиб кичәсе көне, кичәсе – җомга алдындагы көн. Ислам динендә кичә көндездән алда бара, чөнки кояш баеганнан соң икенче көн башлана. Нинди көн соң ул Рәгаиб кичәсе? Бу – Пәйгамбәребезнең әтисе Габдулла белән әнисе Ваһаб кызы Әминәнең никахлашкан көннәре. Ни өчен без Рәгаиб кичәсен билгеләп үтәбез? Чөнки шушы никах нәтиҗәсендә дөньяга рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм дөньяга килгән.

Габдулладан да, Әминәдән дә алтыннар, байлыклар калмаган. Аларның никахыннан дөньяга бер изге бала туган. Бөтен никахларның максаты, нәтиҗәсе – бала. Әгәр без үзебездән соң холык ягыннан да, әхлак ягыннан да – бөтен яктан үзебезгә караганда яхшырак балалар калдырабыз икән, димәк, безнең гомеребез заяга үтмәгән, димәк, без Аллаһы Тәгалә каршысында бурычыбызны үтәгәнбез, дигән сүз. Әбү Бәкер (р.г.)нең әйткән сүзе бар: «Аллаһны танымаган, хәрам белән хәләлне аермаган, изге гамәлләр кылмаган кешегә Аллаһның иң беренче җәзасы – дөньяда юлдан язган бала булыр. Ата-ананың төрле юллар белән тырышып-тырмашып җыйган байлыгын туздырыр өчен, картлык көнендә бөтен тынычлыгын алыр өчен шушы бер бала җитә, шушыннан артык бер нәрсә дә кирәк түгел». Әгәр без, Аллаһны танымыйча, теләсә нишләп йөрсәк, безгә Аллаһы Тәгалә игелексез бала бирүе бар. Безгә җәза бу. Һәм инде, киресенчә, хәрамга катышмыйча, изге гамәлләр кылып, тормышның авырлыкларына сабыр итеп, үзебезне кешечә тотсак, хайван дәрәҗәсенә төшмәсәк, безгә Аллаһы Тәгалә бүләк иттереп изге, миһербанлы бала бирер.

Рәгаиб кичәсен-көнен без гаилә кичәсе, гаилә көне, дибез. Аны ничек үткәрергә соң дисезме? Гомумән, Рәҗәб аенда ураза тоту искиткеч саваплы. Кемнең көче, ихтыяры җитә – бу көнне уразага керик. Кояш баешка хәләл ризыклар белән әйбәт табыннар әзерлик. Бер-беребезгә изге теләкләр телик, бүләкләр бирешик. Кемнәрдер әти-әни булырга җыена икән, шушы көнне сәдакалар биреп, изге гамәлләр кылып, үзләренә Аллаһы Тәгаләдән изге бала сорасыннар. Инде баласы булганнар үзләренең балаларына тәүфыйк, һидәят бирүне үтенсеннәр. Ир белән хатын никахларына тугрылык сорасыннар. Кияүгә чыкмаган, өйләнмәгән егет-кызлар бу кичәдә Аллаһы Тәгаләдән бер-берсенә тиң ярларны сорасыннар. Карт-карчыклар бу кичәдә Аллаһы Тәгаләдән тигез гомер, бергә-бергә, таза-сау, тигез яшәү үтенсеннәр.

Рәҗәб аенда Аллаһның рәхмәте яңгыр шикелле явар, ди. Менә шушы рәхмәт аенда, бигрәк тә җомга көндә, үзебезнең мөселман икәнебезне тоеп, бәйрәмне зурлап, Аллаһы Тәгаләгә муа-фыйк эшләр эшләп, хәерле теләкләрне телик. Үзебез өчен дә, балаларыбыз өчен дә һәм киләчәк буын өчен дә. Чөнки гаилә ничек яши, никахның ныклыгы нинди – киләчәгебез шундый. Никахларыбыз төзек булмаса, аны игътибарга алмыйча яшәсәк, без хайван шикелле гомер иткән булабыз һәм үзебездән соң да юньле буын калдыра алмабыз. Әти-әнинең бурычы – тәрбияле бала үстерү. Шуңа күрә гаилә, бала тәрбиясе беренче урында булырга тиеш. Аннан соң гына байлык турында уйла. Без бүген байлык тупласак, балаларыбызга рухи тәрбия бирмәсәк, ниндидер бер югарылыкка ирешербез, дип өмет итәргә дә кирәкми. Балаларыбызның бар теләкләрен үтәп, сораганнарын биреп, нәрсә эшлиселәре килсә – шуңа юл куеп торсак, без бу гамәлебез белән юлбасарлар үстерүебез ихтимал. Сак булырга кирәк, Рагаиб кичәсе безгә шуларны искәртеп торсын, әти-әнинең балаларына, балаларның әти-әниләренә хөрмәт көне булып, ир белән хатынның бер-берсенә хөрмәт көненә әйләнсен иде.

Бер карасаң, Аллаһның бөтен көннәре дә бәйрәм, без бөтен көнне дә изге гамәлләр белән билгеләп үтәргә тиеш. Әмма Аллаһы Тәгалә бәндәләргә рәхмәт өчен менә шушындый аерым бәйрәм көннәрен дә билгеләгән. Бәндә шушы көнне, савабына кызыгып, нәфел уразалар тотып, нәфел сәдакалар биреп, шушыннан күркәм гадәткә күнегеп китмәсме?!

Аллаһы Тәгалә бар нәрсәне пар-пар итеп яраткан. Адәм балаларына да пар булып яшәүне фарыз дәрәҗәсенә куйган. Адәм баласы, үзенең тиңен табып, парлы булып яшәргә һәм, әйткәнемчә, үзенә караганда яхшырак, изгерәк балалар калдырырга тиеш. Адәм баласының бу дөньяда төп вазифасы шул. Никах Аллаһы Тәгалә каршысында иң күркәм, иң саваплы, иң кирәкле гамәл. Дөрес, никах укымыйча да торып була. Никах укымыйча да балалар үстереп була. Хайваннар никахсыз яшиләр бит. Хайваннарның балалары, үсеп җиткәч, әти-әнисен оныта. Әти-әнисен кадерләми хайван. Никахсыз яшәсәк, йә булмаса, никахыбызга хилафлык китерсәк, бу исә балаларыбызның да үсеп җиткәч, безне онытуына, хөрмәтләмәвенә, кадерсезләвенә китерә. Шуңа күрә адәм баласының күз карасыдай саклый торган гадәте никах булырга тиеш. Ул үзенең никахына тугры булырга, бозмаска, никахына хыянәт итмәскә тиеш.

Җәлили хәзрәт Фазлыев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев