Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Авыру кешенең хәлен белү

Авыруның хәлен белгәннән — авыруга да зур куаныч, хәл белүчегә дә күпме әҗер-савап. Мөселманнар арасында кардәшлек хисләре дә шулай арта.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Мөселман авыру кардәшенең хәлен белергә барса, кайтып кергәнче җәннәт җимешләре арасында була» (Мөслим (2568), Әт-Тирмизи (967), Әхмәд (22446)).

Авыруның хәлен белергә баргач, аның өчен Аллаһ Тәгаләдән шифа сорап дога кылырга, аңа сабырлык теләп, нәсыйхәтләр әйтергә киңәш ителә. Авыруның күңелен күтәреп, рухын җанландыра торган сүзләрегезне кызганмагыз.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Авыру кеше янына керсәгез, аны юатыгыз, бу аның хәлен яхшырта», — дип әйтте (Ибн Мәдҗәһ (1438), Әт-Тирмизи (2087)).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм авыру кешегә: «Хәсрәт юк, Аллаһның рәхмәте белән гөнаһларыңнан арынасың», — дип әйтә торган булган.

Автор: Фануз Хабибуллин

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев