Хезмәт

Балтач районы

18+
Дин һәм тормыш

Балтач үзәк мәчетендә имамнарныӊ «Уӊыш бәйрәме» гөрләде

Моннан берничә ел элек шушындый җыелышта чыгыш ясаганда район мөхтәсибе, Бөрбаш авылы имамы Җәлил хәзрәт Фазлыев, ел ахырында уздырыла торган чараны имамнарныӊ «Уӊыш бәйрәме», дип бик төгәл атаган иде.

Дөрестән дә, бу күркәм бәйрәмне районда бергәләп, матур итеп уздырырга җирлек бар. Тыныч тормышта аӊлашып, районыбызныӊ саллы уӊышларга ирешүе бергәләп эшләү нәтиҗәсе. Бу уӊышларда мәчет әһелләренеӊ, имамнарныӊ , мөгәллимәләрнеӊ дә өлеше бар, диде үзенеӊ чыгышында район башлыгы Рамил Нотфуллин. Бары тәртипле, фикерли белә торган, халкыбызныӊ, әби-бабайларыбыз гореф-гадәтләрен саклаган халык кына һәр өлкәдә мактаулы була ала шул. Сөт җитештерү һәм сату буенча дистә еллар буенча республиканыӊ берничә районы кадәр эшләп барабыз бит. Соӊгы өч елда республикабызда иген уӊышы буенча алдынгы урыннар яуланды. Болар барысы да уртак нәтиҗә, диде район башлыгы. Төрле диндәгеләрнеӊ районда тату яшәвендә 43 мәчетнеӊ, аларда эшләүче имамнарныӊ тырышлыгы бихисап, диде ул һәм район башлыгыныӊ Мактау таныклыкларын, бүләкләрен үзәк мәчет имамы Рамил Бикбаевка, бистәнеӊ «Ислам нуры» мәчете имамы Фәрит Зәкиевка, мөгәллимә Рәйсә Зариповага тапшырды.
Җыелышны алып барган Җәлил хәзрәт Фазлыев 2016 елда эшләнгән зур эшләрнеӊ кайберләренә тукталып алды. Үзәк мәчетнеӊ мәдрәсә янкормасыныӊ кыска вакытта төзелүе, дөрестән дә үзе бер могҗиза. «Раиф» мәчетенеӊ янкормасы эшләнүе дә зур вакыйга. Яз көне ачылган бистәнеӊ «Ислам нуры» мәчете үзенеӊ эшен матур гына башлап китте. Шул якта яшәүчеләрнеӊ үз көчләре һәм ислам динендәгеләрнеӊ булышлыгы буларак, бистәдә дүртенче мәчет - «Балтач нуры» сафка басачак. Кенәбаш авылыныӊ яӊартылган мәчете дә күркәм бина булды. Хәзер безнеӊ бурыч, халык белән бергәләшеп, киӊәшләшеп эшләү, диде Җәлил хәзрәт. Киӊәшмәдә эшендә катнашкан Татарстан Диния назәрәте рәисе - мөфти Камил Хәзрәт Сәмигуллин үзенеӊ чыгышында Балтач имамнары эшенә югары бәя бирде. Мөхәммәд пэйгәмбәребезнеӊ (с.г.в.) туган ае - Мәүлид ае белән тәбрикләп, бу күренекле айны матур итеп билгеләп үткәрергә чакырды. Кемнәрдер, бәлки бу дорес түгелдер, дип уйлагандыр, әмма мөфтинеӊ хәдисләргә, чыганакларга таянып китергән саллы дәлилләреннән соӊ икеләнүчеләр калмагандыр. Мөфти хәзрәтләре дә буш килмәгән, район башлыгыннан башлап, берничә имамга үзенеӊ рәхмәт хатларын, бүләкләрен тапшырды.
Бу чара турында тулырак газета битләреннән укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250