Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачыбызда нур балкый (+фото)

Елның-елында районыбызда исламга караш уңай якка үзгəрə. Бу бик сөенечле хәл. Мәчетләребезгә килүчеләрнең саны да күзгә күренеп арта, мәдрәсәләргә дини белем алырга килүчеләр дә шактый. Балалар өчен дә якшәмбе мәктәпләре, җәен лагерьлар эшли.

Быелгы җəйге ял чорында гына да районда балалар өчен 3 мəчетебездə матур итеп лагерьлар эшлəде. Бик теләп йөрделәр балалар. Хәтта тиешле сеннән дә күбрәк кабул иткән дини йортларыбыз булды.


Менə шушы көннəрдə бистəбездə дүртенче мәчет "Балтач нуры"на ай куелды. Әлеге чара тантаналы рəвештə матур бəйрəм булып узды. Килгән кунаклар өчен урамда өстəллəр əзерлəнгəн иде. Һәркемне пылау белəн сыйладылар. Ə кичен балалар өчен бик зур Сабан туе булып узды. Бер бала да бүлəксез калмады. Ахшам вакыты житкəч, мəчеткə кереп намаз укылды.


- Сабантуй бик күңелле үтте, бəйрəм салют белән тəмамланды. Рəхмəт Илгиз хəзрəткə, булышкан кешелəргə. Аллаһ аларга бəрəкəтен бирсен, мəчетне төзеп бетерергə ярдəмен итсен, - ди чарага килүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250