Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Киленнәр үзләренең дә каенана булачагын оныта”

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә каенаналарыннан зарланып язылган хатлар күзгә чалына башлады. Һәм әйтергә кирәк, бу тема бик актуальләшеп тә китте бугай.

— Килен белән каенана проблемасы бүген генә килеп чыкмаган. Элек тә булган, бүген дә бар. Хәзер рәхәткә чыктык. Интернетта утырабыз, кулдан телефон төшми. Әби-бабайлар чорында андый нәрсә юк иде. Тиз генә кемгәдер шалтыратып, йә ватсаптан язып зарлана алмаганнар. Ул шуның белән күпереп тә китмәгән, үзләрендә калдырганнар. Бүген килен каенанасыннан зарлана, унбиш-егерме елдан ул үзе дә каенана булачак бит. Шуны онытып җибәрәләр, – ди Татарстанның  баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

– Пәйгамбәребез (с. г. с.) дә: «Берәү дә үзе кылганны бу дөньядан күрми китмәс», — дигән. Әти-әни дә әби-бабай белән яшәде, без дә 34 ел өлкәннәр белән бер өйдә гомер иттек. Бүген килен белән торабыз. Дүрт буын бергә яшәгән вакыт та булды. Тормышта барысы да була, өйдәге капкадан гына ары китәргә тиеш түгел ул. Инстаграмда язып зарланалар, ә аңардан берәр нәрсә үзгәрәме? Юк шул. Ә менә бераз гына хәйләкәррәк һәм тәмле телле булсаң, үзара мөнәсәбәтләрне тиз җайлап була.

Равилә Шәйдуллинаның «Карт шомырт хатирәсе» дигән әсәрендә килен белән каенана арасындагы нечкә мөнәсәбәтләр бик матур сурәтләнә. Бер эпизод аеруча истә калган. Килен умач уган, әмма бик эре килеп чыккан. Аш бүлгәндә моны күреп, каенана киленне сүгәргә дип талпынганда гына тегесе: «Әни бәгърем, кайчан синең кебек умачны вак итеп уарга өйрәнермен инде», — дип куя. Менә шунда ничек итеп киленгә сүз әйтәсең инде?! Килен дипломат булмаса, тавыш чыга иде.

Пәйгамбәребез (с. г. с.): «Берәү үзе хаклы булып юл куйган икән, аңа җәннәтнең уртасыннан урын булыр», — ди. Ә безнең җәннәткә дә керәсе килә, юл да куясы, сүзне дә бирәсе килми. Хатын җәннәткә керсен өчен ирнең ризалыгын алырга кирәк. Ә ир кеше җәннәтле булсын өчен әти-әни ризалыгы мөһим. Маңгае тишелгәнче намаз укыса да, хаҗга барса да, елның 361 көнен ураза тотса да, хатын иренең ризалыгын алмыйча җәннәткә керә алмый. Каенана белән сүзгә кереп, ирен дә аңа каршы куйса, ул хатын үзен дә, тормыш иптәшен дә җәһәннәмгә алып бара булып чыга.

Дилбәр Гарифуллина

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев