Берәү дә мәңгегә килмәгән (фото)
Балтач Үзәк мәчетендә, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату буенча, шәригать кануннары нигезендә, бердәм тәртип урнаштыру максатында, районның барлык абыстайлары һәм шушы эштә башлап йөрүче ханымнар өчен киңәйтелгән җыен уздырылды.
Җәлил хәзрәт җыенны, мәетне соңгы юлга озату тәртибе турындагы чыгышы белән башлап җибәргән иде, ул аны абыстайларның дәресеннән соң да дәвам итте, "мәетне соңгы юлга озату бөтен авыл өчен фарыз-кифая" диде ул. Ягъни бу дөньяга беребез дә мәңгегә килмәгән, Аллаһ тәгаенләгән вакытта барыбыз да китәчәкбез, шуның өчен яшәгән вакытта Аллаһ риза булырлык гамәлләр кылып яшәргә, инде күршеңме, туганыңмы, дустыңмы, авылдашыңмы вафат булган икән, аны озатуда катнашырга кирәк.
Төн саклау, сәдакалар бирү, җеназа намазы, зиратка бару, Коръән ашлары уздыру һ.б. турында Пәйгамбәребез с.г.в. хәдисләренә нигезләнеп, Җәлил хәзрәт аңлатмалар бирде. Мәет озату, аннан соңгы йолалар башкару турындагы сорауларны да җавапсыз калдырмады. Бу җыелуның әһәмияте турында сүз чәй табыны артында да дәвам итте. Җыеннан абыстайлар алган белемнәреннән канәгать булып, тагын да шушындый очрашулар кирәклеген әйтеп, олы рәхмәтләрен белдереп таралыштылар.

Г. КОТДУСОВА,
Балтач бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев