Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чираттагы җыен Смәелдә булды

Үз көче белән күчермәсен ясаган данлыклы «Кесә атласы» иде ул

Балтач районы имамнарының, дин эшлеклеләренең чираттагы җыены Смәелдә булды. Моның кайбер сәбәпләре дә бар. 2015 елда Смәел мәчетенең 20 еллыгын бик зурлап уздырсак та, 25 еллыгын үткәрү гел сузылып килде. Башта мәдәният йортында капиталь ремонт булды, аннан короновирус аркасында кичектерелде. Соң булса да, уң булсын дигәндәй, чираттагы җыен бик күп дәрәҗәле кунаклар катнашында, юбилей нисбәтле оештырылды. Тамырлары Смәелдә булган Малмыж районы Яңа Смәел авылыннан Рашит хәзрәт, Мари Илендәге Смәел Пүчинкәсе имамы Шәрифулла хәзрәт, Татарстан мөфтиенең урынбасары – Аксубайдан ук килгән Равил хәзрәт... – хөрмәтле кунакларыбыз күп иде бу көнне. Чараны үзебезнең Җәлил хәзрәтебез алып барды. Коръән аятьләре белән башланган җыенда рәхмәт сүзләре дә, изге теләкләр дә күп булды. Мәчет эшчәнлегендә аеруча актив катнашкан, иганәчелек ярдәме күрсәткән «Смәел» хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Шакиров, шәхси эшмәкәр Фәнис Әхмәдиев, «Изгеләр чишмәсе»н карап торучы, мәчетебезгә ремонт эшләрендә ярдәм итүче Рәис Җиһаншин, абыс-таебыз Зөлфия Шакировага мөфтинең Рәхмәт хатлары, 8 кешегә Балтач мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында тиздән 93 яше тулачак, 35 ел мәет юуларны оештырган Разыя абыстай да бар иде.

Килгән кунакларга китапханә мөдире Гөлфинә ханым үзе әзерләгән видеосюжет күрсәтте. Анда авылыбыз-җәмгыять тормышында булган барлык яңалык-үзгәрешләр чагылыш тапкан. Җыенда катнашучыларның игътибарын бигрәк тә авылның җиде тарихи урынына куелган истәлек такталары җәлеп итте: яңартылган Батырлар һәйкәле каршына, Смәелнең элекеге беренче-икенче мәхәллә мәчетләре булган урыннарга, «Ташбилге» каберлегенә, «Изгеләр чишмәсе»нә, Смәел мәчетенең күчереп салынган бинасына. Бу гамәлләр авылыбыз яшьләре авылыбыз тарихы белән хәбәрдар булсын өчен башкарылды. Видеосюжетларда мәчет эшчәнлеген чагылдыруга да зур урын бирелгән иде..

Смәелдәге шушы яңалыклар белән танышканнан соң кунаклар алдында балалар чыгыш ясады. Остазлары, мәктәпнең әхлак дәресе укытучысы Гүзәл Закирова җитәкчелегендә алар Коръән сүрәләре укыдылар, мөнәҗәтләр әйттеләр. Аннан соң Җәлил хәзрәт кунак-ларга сүз бирде. Мөфти урынбасарының чыгышы тирән эчтәлекле вәгазь иде. Хуҗалык җитәкчесе дә үз чыгышында мәчет белән тыгыз элемтәдә, ярдәмләшеп яшәүгә басым ясады. Кариле, Норма авыллары тарихын тирән өйрәнүче Гөлсем ханым Миннебаеваның чыгышы берәүне дә битараф калдырмады. Түнтәрдән килгән күпкырлы талант иясе, «Тирән тамырлы Түнтәрем», «Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога» кебек зур тарихи хезмәтләре белән билгеле шәхес Рәфхәт абый Зарипов Смәел мәчетенә, Җәлил хәзрәткә соңгы чыккан китабын бүләк итте. Балтач җәмигъ мәчетенең «Мәгърифәт мәркәзе» музеена да саллы бүләге бар иде аның. Төп нөсхәдән үз көче белән күчермәсен ясаган данлыклы «Кесә атласы» иде ул. Бу атласның тарихы бик кызыклы. Ул 1907 елда Төркиядә басыла. Атлас-та бик күп мәгълүматлар бар. Язмалар төрек, инглиз телләрендә. Аны Түнтәр мәдрәсәсенә Ишмөхәммәт хәзрәтнең улы Мөхәммәтнәкыйп, 1910-1911 елларда Төркиядә укыганда алып кайтып, әтисенә биргән була. Хәзрәт аны шәкертләр укытканда файдалана. Атлас 220 биттән тора, 155 бите текстлар, 31 бите төсле карталар. Еллар узгач, 2000 елда, Ишмөхәммәт хәзрәтнең оныгы Фәрук Мөхәммәтнәкыйп улы аны Түнтәр авылы музеена бүләк итә. Рәфхәт абый исә, үз көче белән әлеге атласның төп нөсхәдән аерып булмаслык итеп күчермәсен эшләгән икән.

Җыенны алып барган Җәлил хәзрәт үз чыгышында Бөрбаш авылындагы имамнарның да 200 еллык шәҗәрәләрен эшләү белән шөгыльләнүен, быел Бөрбаш авыл мәдәният йортына капиталь ремонт эшләре тәмамлангач, аны тәкъдим итү булачагын белдерде. Безнең өчен район җитәкчеләренең, хакимиятенең район-да дингә, мәчетләр эш-чәнлегенә битараф булмаулары бик кадерле. Бу җыенда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидаил улы чыгышыннан без моңа кабат инандык.

Солтан Фатыйхов,

Смәел мәчете мөтәвәллияте рәисе, районның Аксакаллар шурасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев