Хезмәт

Балтач районы

18+
Дин һәм тормыш

Чулпан Габелганиева: мәчетен ошатып кайттык”

Казанда "Ярдәм" мәчетенең укыту-тернәкләндерү ү зәге барлыгын мин башта интернет аша гына белә идем.Монда бөтен уңайлыклар тумыштан күзләре күрмәүче кешеләр өчен тудырылган. Аларның гыйлем алып еллар буе мәчеттә яшәгәннәрен якыннан килеп күргә, сокланып куйдым."Ярдәм" мәчетенә төрле яшьтәге чит илләрдән килеп укыган кешеләр дә бар икән.Германиядән килгән күзе күрмәүче 16 яшьлек...

Казанда "Ярдәм" мәчетенең укыту-тернәкләндерү ү зәге барлыгын мин башта интернет аша гына белә идем.Монда бөтен уңайлыклар тумыштан күзләре күрмәүче кешеләр өчен тудырылган. Аларның гыйлем алып еллар буе мәчеттә яшәгәннәрен якыннан килеп күргә, сокланып куйдым."Ярдәм" мәчетенә төрле яшьтәге чит илләрдән килеп укыган кешеләр дә бар икән.Германиядән килгән күзе күрмәүче 16 яшьлек Имран исемле үсмер егетнең без курслар үтәргә килгән кешеләр өчен беренче көннән үк үрнәк булды, аның Коръән укыганын сокланып тыңладык."Ярдәм" мәчете зур һәм матур, кайсы гына эш бүлмәсен ачып карасаң да, күңелгә җылы яктылык бирә,тору урыны да чиста җайлы. Мине бигрәк тә кул эшләре булмәсе таң калдырды, күзе күмәүчеләр үз куллары белән нинди генә кул эшләре башкармаганнар. Һәр кул эше күз явын алырлык булып киштәдә балкып тора."Ярдәм" укыту-тернәкләндерү үзәгедә күзе күрмәүче һәм телсез-чукракладан тыш, бүтән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлыклар булдырган. Танылып килүче яшь шагыйрә,"Ярдәм"укыту тернәкләндерү үзәге вице-президенты ярдәмчесе,"Бер-беребезгә булышыйк" проекты кураторы Лилия Сәләхетдиновага шушы оештыру йөкләнгән. Сәламәтлеге чикле булуына карамастан, ул бик теләп чын күңелдән үз эшен яратып башкара. Лилия үзе дә коляскада хәрәкәтләнә,шушы тернәкләндеру үзәгенә ДЦП диагнозлы,коляскада хәрәкәтләнүче,таякта йөрүчеләрне дә бирегә курслар үтәргә чакыра.Төрле шәһәрләрдән, районнардан,Рәсәй төбәкләрендә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне барлап, алар белән элемтәгә чыгып бирегә дәшә.Төрле милләт вәкилләре булса да "Ярдәм "мәчетенең тернәкләндерү зәгенә килеп бик ошатып китүчеләр дә булган. Буа районы кызы Лилия Сәләхетдинова белән мин әле бары берничә ел гына интернет аша танышып аралашып торам."Ярдәм" тернәкләндерү үзәге белән гел кызыктырып, чакыргач, якын дустым Александрова Ева белән барып карарга булдык.Бирегә төрле район-шәһәрләрдән 25 кеше килгән иде.Безгә түгәрәк өстәл янында "Ярдәм" фондының укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова һәм "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов 2 атна дәвамында нинди курслар булачагы белән таныштырдылар.Һәр көнебез бик күңелле,файдалы узды.Төрле кул эшләренә,аш-суга өйрәндек.Кинорежиссерлык эш серенә дә төшендек.Табибларның,психологларның киңәшләрен алдык.Хәзрәтләрнең төрле вәгазьләрен дә яратып тыңладык.Яулык бәйләү, бизәнү буенча мастер-класслар үттек. Массаж алу мөмкинлекләре дә булды. Спорт ярышларында да актив катнашып призлы урыннар яуладык. Г.Камал театырына барып, "Кичер мине, әнкәй" һәм "Җилкәнсезләр" дигән спектакль карадык.Безнең төрле курсларда үтеп йөргән һәр көнебезне "Ярдәм"мәчетендә эшләп килче радио телевидениясе матбугат чараларына гел яктыртып торды.Биредә эшләүче якташым Эльвира Ибраһимованы көтмәгәндә очратуым үзе бер шатлык булды. Эльвира һәрберебез белән дә уртак тел табып җылы әңгәмә корып матур тапшырулар әзерләп күрсәтте.Декада башланган бәйрәм кичәсен дә ямьле итеп уздырды ул. Мөслимә газетасын нәшер итүче олы йөрәкле, ачык йөзле баш мөхәррир Әлмира апа Әдиатуллин белән дә якыннан күрешүем бәхет булды. Көн дә барыбызның хәлен белеп аралышып,эшләгән һәр эшебез белән кызыксынып торуы безгә яшәү өмете бирде.Сиздермичә узган көннәребездән никадәр бай истәлекләр,күпме кирәкле киңәшләр туплап, "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгеннән бик канәгать булып,ошатып кайттык без. Шуның хәтле зур тырышлыклар куеп безнең өчен күпме мөмкинлекләр тудырган "Ярдәм" мәчетендә эшләүче җитәкчеләргә,хезмәткәрләргә,куратор Лилиягә олы рәхмәтемне җиткерәм.Һәр барчагызгада исәнлек-саулык телим,эшләгән изге эшләрегез алга таба уңышлы,хәерле бәрәкәтле булсын.Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен "Ярдәм" үзәге киләчәктә дә гел эшләп торсын иде,мондый очрашулар,курслар безгә бик кирәк.
Чулпан Габделганиева
Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250