Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Дини гыйлем алыйм дисәң...

Октябрь аенда мәдрәсә-ләрдә яңа уку елы башланды.

Ислам динендә гыйлем зур урын алып тора. Бу сүз Коръәндә 70тән артык урында кабатлана икән, бу тикмәгә түгел. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Әйт: «Белүчеләр белән белмәүчеләр бер тигезме?» (әз-Зүмәр – 9). Шунысы куанычлы: Балтачыбызда дини белем алырга теләүчеләргә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсенең бүлеге булу гына да безгә күп өстенлек бирә. Һәм безгә генә дә түгел: тирә-як районнарда яшәүчеләр өчен дә күп уңайлык тудыра ул. Күрше Арча районыннан, Киров өлкәсенең төрле авылларыннан килеп укучыларның шактый булуы шуңа бер мисал. Күреп, ишетеп торабыз: мәдрәсәнең Балтач бүлегенең дәрәҗәсе елдан-ел арта. Монда, беренчедән, тирән белемле остазлар-мөгаллимнәр дәрес бирә, икенчедән, шәкертләр өчен барлык шартлар тудырылган. Уку бүлмәләре заманча җиһазландырылган, ашханә эшли.

Менә без – унбиш шәкерт тә бу уку йортына әле генә укырга кергән кебек идек, инде ике ел артта калган. Быел өченче курс-ка укырга килдек. Башлангыч белемне – гарәп хәрефләренә һәр авылның мәчетендә остазларыбыз өйрәткән иде (аларга да Аллаһының рәхмәте булсын), шулай да барыбыз да мәдрәсәгә укып булырмы диеп, шактый куркып килдек. Әмма юкка борчылганбыз икән: монда безне ачык йөз белән каршы алдылар, хәзрәтләребез берсеннән-берсе көчле белемле, кешелекле. Катлаулы булган нәрсәләрне дә гади, аңлаешлы итеп җиткерәләр, акыллы, төпле киңәшләр бирәләр. Рамил хәзрәт Бикбаев, Гомәр хәзрәт Гомәров, Рамил хәзрәт Гыйльманов, Марат хәзрәт Сәйфетдинов, Илшат хәзрәт Сафин, Айгөл ханым Хәлиуллина, Гөлнур абыстай Мифтахова биргән дәресләр безгә төрле яклап гыйлем алырга мөмкинлек тудыра, моңа кадәр җавабын таба алмаган күп сорауларыбызга, бирегә килгәч, алар ярдәме белән җавабын таптык. Күптән түгел Казан мәркәзендә Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган яшь хәзрәт – Рамазан да алар үрнәгендә, остазларыннан калышмыйча, төпле белем бирергә тырыша. Барысының да белемнәре көчле, безгә бик эчтәлекле дәрес бирәләр, авыр хезмәтләрендә уңышлар, гаиләләрендә тигезлек телим.

Шөкер, төрле авыллардан җыйналсак та (Киров өлкәсе Йөрек, Комбашы авылларыннан, Шеңшеңәр, Салавыч, Норма, Балтач, Арбаш, Карадуган һәм Арчадан килеп укыйбыз), төрле яшьләрдә булсак та (30-67 яшьлекләр), төркемебез  бик тату һәм ярдәмчел, авырып килми калган шәкертләргә конспектлар җибәрәләр. Гыйлем алырга ничә яшьтә дә соң түгел, Аллаһ ярдәменнән ташламасын, дип тырышкан көнебез. Ике шәкертебез – Гөлфирә белән Әсхәт абый быел хаҗ сәфәрендә булдылар, анда алган тәэсирләрен безнең белән дә уртак-лаштылар. Алар өчен ихластан сөендек.

Киләчәктә мәдрәсәне уңышлы тәмамлап, алган гыйлемнәребез белән Аллаһ кушканнарын үтәп, әлеге белемне балаларыбызга, оныкларыбызга бирә алсак иде дибез.

Фәнзәлия Сабирҗанова,

Яңа Салавыч авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев