Илебездә катлаулы вәзгыять урнашуга да карамастан, хаҗ кылырга теләүчеләр саны кимемәгән. Моның шулай булуын "ДУМ РТ Хаҗ" программасын оештыручылар да раслый.
Хаҗ программасы РФ Хөкүмәте каршындагы Хаҗ Советы таләпләренә туры килә, ул җентекләп эшләнгән һәм ышанычлы булуы белән дә аерылып тора.
Хаҗиларга хезмәт күрсәтү Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча "Барысы да кертелгән" дигән яңа стандарт нигезендә алып барыла. Хезмәт күрсәтүнең әлеге төре хаҗилар күңеленә хуш килә, чөнки бу стандарт гыйбадәтне үтәүнең барлык мәҗбүри һәм өстәмә шартларын үз эченә ала.
"ДУМ РТ Хаҗ" оешмасыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел беренче хаҗиларны 8 сентябрьдә озата башлаячаклар. "ДУМ РТ Хаҗ" программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов бу көннәрдә Согуд Гарәбстанында сөйләшүләр алып бара.
Казанның "Әниләр" мәчетендә 2015 елда "ДУМ РТ Хаҗ" программасы буенча хаҗ кылырга җыенган мөселманнар өчен укуларның беренче этабы башланды. Булачак хаҗиларга йолаларны башкару үзенчәлекләре хакында сөйләделәр. Согуд Гарәбстаны Корольлеге территориясендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында инструктаж үткәрелде.
- Ел саен билгеле бер вакытта берничә миллион хаҗи изге Мәккә шәһәренә җыела һәм бергә изге хаҗ гыйбадәтен кыла. Хаҗи вакытының күп өлешен хәрәкәттә уздыра, миллионлаган мөселманнар арасында ул хаҗның барлык йолаларын уңышлы һәм дөрес итеп башкарырга булышачак кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте булачак хаҗиларны әзерләүгә аерым игътибар бирә: алар белән семинарлар уздыра, махсус әдәбият белән тәэмин итә, - ди хаҗиларның сәламәтлеген кайгыртып баручы табиблар төркеме җитәкчесе Рамил Хисамов.
Хаҗ - ислам диненең бишенче баганасы. Мөселман дине кануннары белән яшәүчеләр гомерләрендә бер мәртәбә булса да хаҗ кылырга тиеш.
Хаҗ елның билгеле бер көнендә Гарәфә тавында булу һәм кагыйдәләрне үтәп, Кәгъбәне тәваф кылуны аңлата.
Тарих битләреннән:
Журналист Фәнүз Хәбибуллин бер мәкаләсендә болай дип яза: "Русиядә хаҗ кылу һәм Мәккәгә барырга паспорт алу өчен беренче указга император Александр Беренче 1803 елның 23 мартында кул куйган. XIX гасырның 70нче елларыннан XX гасыр башына кадәр Русия подданныйлары - мөселманнарның хаҗ кылу мәсьәләсе Чит ил эшләре министрлыгы, Константинопольдәге илчелек, 1891 елда ачылган Җиддәдәге консуллыкта актив тикшерелгән. Моннан тыш, бу мәсьәләне хәл итүгә Русиянең мөселманнар күмәк яшәгән төбәкләре җитәкчеләре дә җәлеп ителгән. ХХ гасыр башына хаҗилар саны арта. Аларның исәбе алып барыла башлый, хаҗ хәрәкәтен күзәтү өчен мөмкинлек туа. Русия власте мөселманнарга паспортны зур кыенлык белән биргән. Шуңа күрә күп кенә хаҗилар, элекке кебек, паспортсыз чит илгә чыкканнар».
Ул китергән мәгълүматларга караганда,1950 елга кадәр хаҗ кылучыларның саны 100 меңнән артмаган. 1955 елга аларның саны ике тапкыр күбәйгән. 1992 елдан Согуд Гарәбстаны чит мәмләкәтләрдән бер миллион мөселманны кабул итә башлый.
Чыганак: Интертат.ру
Фото: https://vk.com/wall-3840268?own=1&offset=1640
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев