Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Яшәү мәгънәсе

Аллаһының вәгъдә кылган җәннәтләренә кереп, аның дидарын күрергә насыйп булса иде.

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үәәсхәәбиһи әҗемәгииин.

Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ.

Дөнья яратылганда Аллаһы Раббыбыз барча җаннарны бар кыла һәм аларга, Үзен күрсәтеп (ничек күрсәткәне безгә мәгълүм түгел): «Әләстү бираббикүм», ягъни «Раббыгыз кем?» — дип сорау бирә. Җаннар Аллаһы Тәгаләне танып: «Син — безнең Раббыбыз һәм Тәрбия кылучыбыз», — дип иман китерәләр. Ул вакыт «Әлмисак» дип атала.

Җаннарның бу дөньяга килүенә Аллаһы Раббыбыз ата-ананы сәбәпче итә. Дөнья яратылганда бар ителгән, Аллаһы хозурында тәрбия кылынган, Әлмисакта иман китергән саф, пакь җанны фәрештәләр Аллаһы әмере белән 4 ай да 10 көнлек вакытта ана карынындагы балага иңдерәләр. Үз вакыты җиткәч, бала саф, пакь җан белән дөньяга килә. Әгәр бала үзенә тәкъдирләнгән гомерен җаны саф, пакь килеш үтә алса, ул дөнья сынавын уңышлы узган була. Аллаһы Раббыбыз безгә җанны әманәт итеп бирә. Безнең бурыч — шул әманәтне ничек алдык, шул рәвештә Аллаһыга кире кайтарып бирү. Җанның сафлыгы күңел (калеб) сафлыгы белән бәйле.

Кешенең яшәешенә, ялгышып ясаган гөнаһ-ларына, кылган изге гамәлләренә карап, күңел берничә төрле була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с. г. в.) үзенең бер хәдисендә: «Кайберәүләрнең калебләре күгәргән тимер кебек булыр», — дигән. Бу түбән дәрәҗә, беренче дәрәҗә — чистартылмаган күңел. Андый күңел яхшылык белән начарлыкны аермый. Алар тыныч күңел белән харам ризыклар ашый, харам эчемлекләр эчә алалар, намаз укуны, мәчеткә йөрүне, ураза тотуны кирәксенмиләр. Шуның өстенә ул бәндә кешене бик каты рәнҗетсә, көфер сүзләр сөйләсә, «Аллаһыны инкяр итүдә, аракы эчүдә, дуңгыз асрауда, намаз укымауда, ураза тотмауда гөнаһ юк» дигән кебек, күңел бөтенләй эштән чыгып, нуленче дәрәҗәгә төшә. Алар турында Аллаһы Раббыбыз Коръәндә: «Ләкаде хәккаль каүлү гәләә әксәриһим фәһүм ләә йүэминүүүн» («Йәсин» сүрәсе, 7 нче аять), ягъни «Инде алар иман китермәсләр», — ди.

Әти-әнинең бала алдындагы иң беренче бурычы — баланы хәләл ризык белән тукландыру. Ана карынындагы баланың тәне дә әни кеше ашаган ризыктан җыела. Пәйгамбәребез (с. г. в.): Балаларыгызның тәне харам ризыктан җыелса, үскәч тәмугка вәҗиб эшләр эшләрләр«, — дигән. Димәк, бала эчкече, наркоман, карак, зина кылучы һ.б. булмасын дисәк, хәләл ризык ашатуны кайгыртырга тиеш булабыз. Әлхәмдүлилләһ, бүген бу мәсьәләдә мөмкинлекләр зур, хәләл кибетләр, кафелар бар. Хәләл колбасалар, башка төр хәләл ризыклар җитештерү арта.

Безнең яшәебездә күңелне карайта торган, гөнаһка чакырып торучы, ымсындыручы гамәлләр бик күп. Алардан читләшмәсәң, көн саен әкрен-әкрен генә күңел карала бара. Күңелне чис-тартырга нәрсә бар соң? Күңел Аллаһыны зекер итү белән чистара. Иң бөек зекер — намаз. «Ләәә иләәһә илләллаааһ» дип тәһлил әйтү дә, «Сүбехәнәллаааһ», «Әлхәмдүлилләәәһ», «Аллаһү әкбәр» дип тәсбих тарту да, «Әстәгъфируллаааһ» дип истигъфар әйтү дә, Коръән уку, ураза тоту, сәдака бирү, хаҗ кылу — барысы да күңелләрне чистарта. Өйләрдә Коръән китабы һәм тәфсире бармы? Булса, аны укыйлармы? Өйдә азан әйтүче, намаз укучы бармы? Намазлык, дисбе, комган бармы, кыйбла кайсы якта икәнен беләбезме? Юк икән, үскәч: «Балам нишләп начар булды?» — дип йөрмик.

Кеше Аллаһыны күп зекер итсә, фарызларны җиренә җиткереп үтәсә, күңеле икенче дәрәҗәгә күтәрелә. Ул яхшы белән яманны аера башлый. Элек дуңгыз колбасасын да чирканмый ашаган кеше сыер итләрен алганда да «Бисмилләәһи, Аллаһу әкбәр» дип суелганмы, кем суйган, дип тикшереп кенә ала.
Ниндидер сәбәп белән намазы калса, борчыла, тизрәк каза кылырга ашыга. Уразаларын калдырмый. Менә бу яхшы күңел була. Күңелне ким дигәндә менә шушы икенче дәрәҗәдә сакларга кирәк.

Әгәр кеше харамнардан түгел, шөбһәле әйберләрдән дә сакланса, нәфел уразалары тотса, намазларын җәмәгать белән мәчеттә укырга тырышса, Аллаһыны күп зекер итсә (тәһлил, тәсбих, истигъфар, Коръән уку), күңел өченче дәрәҗәгә күтәрелә.

Әгәр кеше нәфелләрне бик тырышып үтәү өстенә ашау-эчүдә чаманы югалт-маса (туйганчы ашау мәкруһ, туйганнан артык ашау — харам), башкалардан көнләшмәсә, кеше гайбәтенә кермәсә, үзен әти-әнисенә һәм башкаларга яхшылык эшләргә багышласа, хезмәтендә байлык һәм дәрәҗә турында гына уйламаса (байлык һәм дәрәҗә күңелне каралта), үзенә начарлык эшләүчеләргә дә яхшылык белән җавап кайтарса, күңел дүртенче дәрәҗәгә күтәрелә ала.

Берәү бик зур изгелек эшләгән. Аллаһы Тәгалә, аның янына фәрештә җибәреп: «Ул кеше теләген әйтсен, үтенечен канәгатьләндерәм», — дигән. Әлеге кеше: «Әлхәмдүлилләһ, мин Аллаһының биргәннәренә канәгать», — дип җавап кайтарган. 

Фәрештә: «Нәрсә булса да сора инде», — дигәч, «Раббым миңа начарлык эшләгән дошманнарымның гөнаһларын кичерсен иде», — дип дога кылган...
Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Аллаһы сезнең дәрәҗәгезгә дә, байлыгыгызга да карамый. Ул сезнең күңелләрегезгә карый», — дигән.

Димәк, без күңел сафлыгы белән генә Аллаһыга якын булабыз. Әле бу өлкәдә һәркайсыбызга иксез-чиксез эшлисе бар. Кызганыч ки, бүген күңелебезне сафландырасы урынга, байлык, дәрәҗә артыннан куып, үзебезне дә харап итәбез, дингә дә зыян салабыз.

Бишенче дәрәҗә күңел дә була ала. Күңеле ул дәрәҗәгә җиткән кеше киләчәкне дә фараз кылырга мөмкин. Әмма андый күңел пәйгамбәрләргә генә бирелгән.
Аллаһы Раббыбыз атабыз Адәм (г-м)гә әманәт итеп биргән ислам дине белән күңелләребезне дәвалап, чистартып, калебе сәлим белән, «Ләәә иләәһә илләллаааһ, Мүхәммәдүр-расүүлүллаааһ» дип дөньядан үтәргә, Аллаһының вәгъдә кылган җәннәтләренә кереп, аның дидарын күрергә насыйп булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев