Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Юмартлык турында

Һәр намаз ахырында дога кылганда Аллаһка ялварып, «Вә әгузу бикә минәл бухаи вәл җүбни», ягъни, сакла мине саранлыктан дип, теләк телик һәм шул догабыз кабул булсын өчен аның сәбәбен дә күрик.

Әгүүзү билләәһи мин әш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир рахииим... 
Әлхәмдулилләһ, Аллаһы Тәгалә безне, ягъни кешеләрне төрле сыйфатлар белән сыйфатлады һәм бүген без карап китә торганы бик тә әһәмиятле һәм һәр мөселманда булырга тиешле сыйфат. Ул сыйфат юмартлык дип атала. Юмартлык — Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер итү, аларны кызганмый бирү, биргән өчен бернинди дә файда көтмәү. Фәкыйрьлектә азга канәгать, бай хәлендә исә ихтыяҗы булганнарга ярдәм итү, шуның аша Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның колларына якын булу — болар бар да юмартлык билгеләре.

Без бу сыйфат турында даими фикер йөртәбез һәм аның әһәмияте турында сөйләгәндә иң элек Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) искә алабыз. Коръәни Кәримдә: — «Пәйгамбәрдә сезнең өчен яхшы үрнәк бар», — дип безгә хәбәр ителә.

Дөреслектә дә тормышы-бызның кайсы гына өлкәсен генә алсак та, без Расүлебез үрнәгендә мөнәсәбәтләребезне төзибез, ул безнең укытучыбыз да, остазыбыз да. Пәйгәмбәребездә (с. г. в.) һәр кеше өчен үрнәк бар, ул күршеләр белән аралашу, җитәкче буларак сахабаларны, тирә-яктагыларны, үзеңне тәрбияләү, әти кеше буларак гаиләдә үз-үзеңне тоту, кардәш буларак мөселманнарга караш һәм башка бик күп өлкәләрдә безгә бәһасе булмаган дәресләр бирде.

Юмартлык сыйфатлары буенча Пәйгамбәребез (с. г. в.) белән беркемне дә чагыштырып булмый һәм юмартлыкта аңа беркем дә тиңдәш булмады. Бу турыда безгә килеп ирешкән хәдисләрне искә алу да моның шулай икәнен дәлилли:

Җәәбир ибн Гәбдуллаһтан(р. г.) килә: — Пәйгамбәрдән нәрсә генә килеп сорасалар да, ул беркайчанда «юк» дип, җавап бирмәгән (Бухари, Муслим):

— Пәйгамбәребез сорап килгән кешене беркайчан да кире какмаган (Муслим риваяте).

Гәббәе (р. г.): — Пәйгамбәребез (с. г. в.) кешеләрнең иң юмарты иде һәм аның юмартлыгы рамазанда тагын да арта иде. (Бохари, Муслим җыентыклары)

Әнәс (р. г.) тапшыра: — Бервакытны Пәйгамбәребез (с. г. в.) ике тау арасында сарык көтүе көтеп йөргәндә аның янына бер кеше килә.

Пәйгамбәребез бу кешедән сорап куя: — Син кызыгасыңмы бу сарык көтүенә? — дип.

Теге кеше: — «Әйе, бик тә кызыгам», ди.

Пәйгамбәребез әйтә: — Алып кит алайса, бу сарык көтүе синеке, дип һәм аңа бөтен сарык көтүен бүләк итә.
Шуннан соң бу кеше үзенең халкы янына кайтып әйтә: «Әслимүү», ягъни Исламны кабул итегез, дөреслектә Мухаммад ул фәкыйрьлектән курыкмый, ди. (Муслим риваяте).

Кайбер хәдисләрдә Пәйгам-бәребезнең (с. г. в.) кешеләргә күп иттереп дөяләр дә биргәне турында хәбәр килә. Бухари җыентыгында исә Гәббәска (р. г.) шуның хәтлек алтын биргән, хәтта ул аны күтәреп алып китә алмаганлыгы турында искә алына.

Бервакыт Пәйгамбәребезгә бүләккә 90 мең дирһам алып киләләр. Ул шушы акчаны алдына куеп, аны бүләргә тотына. Кем генә килеп, күпме сорамасын, ул аңа биргән һәм күпмедер вакыттан бу байлык бетә, ягъни бөтен кешегә дирһамнәрне таратып бетерә.
Бервакытны Пәйгамбәребез янына бер кеше килә һәм аннан нәрсәдер сорый. Әмма сораганы ул вакытта Пәйгамбәребездә булмый һәм ул: — Хәзерге вакытта миндә Сиңа бирердәй бернәрсәдә юк! Ләкин Син шул кирәк булган әйберне сатып ал һәм аны минем исемгә яздырып куй, дип әйтә.

Әнәс (р. г.): Пәйгамбәребезнең иртәгесе көнгә саклап калдыра торган әйберләре юк иде, чөнки ул иртәгесе ризыкны аңа Аллаһ Тәгалә бирәчәген белде, шуның сәбәпле булганын үзенең гаиләсе өчен җитәрлекне калдырып, калганнарын барысын да биреп, таратып бетерә иде.

Абу (р. г.) Пәйгамбәребездән ишеттем ди: — «Миндә Ухуд тавы хәтлек алтын булса, мин шатланыр идем, әгәр дә шул кадәрле алтынны 3 көндә бөтенесе дә таратып бетерсәм, тагын да шат булыр идем.»

Пәйгамбәребездән(с. г. в.) килгән тагын бер хәдисне искә алыйк: — «Юмарт кеше — ул Аллаһка якын кеше, кешеләргә якын һәм җәннәткә якын, ә саран кеше — Аллаһтан ерак, кешеләрдән ерак һәм саран кеше җәһәннәмгә якын».

Абу Хурейра (р. г.) Пәйгам-бәребез әйтте ди: — Һәр көн иртә белән кешегә 2 фәрештә төшә һәм шуның берсе: — Әй Аллаһ, юмарт кешегә малын арттырсаң иде, дип сорый. Икенче фәрештә исә: — Әй Аллаһ, саран кешенең малын юкка чыгар, аны һәлакәткә илт, дип сорый дигән. 

Юмартлык турында сөйлә-гәндә түбәндәгеләре истә тотарга кирәк:
— ярдәм итү иң әүвәл Аллаһы Тәгалә өчен һәм Аның юлында булырга тиеш, фәкать Аллаһ ризалыгын алырга тырышкан өчен генә әҗер-савап бирелер;
— юмартлык «бөтен мал-мөлкәт Аллаһныкыдыр» дигән ышану астында булырга тиеш, ягъни бирүче фәкать Аллаһы Тәгалә, ә юмарт — сарыф итүгә сәбәпче генә, шуңа күрә мөселман кешесенә нидер биргәндә: «Мин булмасам, син хәзер ач-ялангач йөрер идең», — дип әйтү килешмәс;
— малның яхшысыннан, сыйфатлысыннан өлеш чыгарылырга тиешле, бозык-кирәксезеннән түгел; биргән малың булса, шундый булсын: сиңа тәкъдим итсәләр, үзең риза булып алырлык, бу турыда онытмасак иде;
— юмартлык — үзең яраткан әйберне кешегә бирүдән ләззәт алу. Шуңа күрә дә, миңа бу әйбер ошамый, бәлки кемгә дә булса ярап куяр әле, дип кенә нәрсәнедер бирү — бары тик исрафтан качу, ә чын юмартлык түгел. Менә бу ялгыштан үзеңне саклау бик кирәктер.
— биргәндә ихлас күңелдән бирергә; күңелсезләнеп-кәефсезләнеп биргән очракта — бу юмартлык хисапланмас, савабы да шулкадәр булыр;
— халыкның дикъкатен алып, күрсәтеп сарыф итү — яхшы гамәлләрдән түгел, ул Аллаһы Тәгаләнең ризалыгыннан ерагайта; башкалар минем нинди юмарт икәнлегемне күрсеннәр дип кенә сәдака бирү рияга китерә, ә рия инде бу гамәлнең барлык әҗер-савапларын юкка чыгара;
— кайчакта үрнәк күрсәтү өчен ачык рәвештә бирү рөхсәт ителә, шулай да яшерен бирү хәерлерәк;
— зәкәт чыгару, сәдака бирү, фәкыйрь-мескеннәрне, ярдәмчесе булмаганнарны кайгырту — байлыгы булган һәр мөселманга тиештер.

Шул рәвешле җәмгыять бер-берсен яраткан, бер-беренә ярдәм иткән гаилә мисалында булып, Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешү дә шуның аша булыр иде.

Һәр намаз ахырында дога кылганда Аллаһка ялварып, «Вә әгузу бикә минәл бухаи вәл җүбни», ягъни, сакла мине саранлыктан дип, теләк телик һәм шул догабыз кабул булсын өчен аның сәбәбен дә күрик.

Рамил хәзрәт Гыйльманов,

Балтач бистәсе Ислам нуры мәчете имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев