Кискән тырнакны, коелган чәчләрне күмергәме, ягаргамы?
Әгәр инде яга торган мичегез булса, анда да яксагыз хәерле булыр
Дин буенча, тырнакны атна кич яки җомга көнне кисү – хәерле.
Җомга көнне җомга намазына әзерләнәбез, госел коенабыз, чистарыну гамәле – ул сөннәт булып санала.
Чәч тә, тырнак та — кешенең калдыгы, аларны күмә алсагыз бик әйбәт, чөнки тырнакларны, чәчләрне сихер – бозым өчен кулланырга мөмкиннәр. Бигрәк тә бүгенге көндә киң таралган чорда.
Күмеп кую шуннан да саклый. Әгәр инде яга торган мичегез булса, анда да яксагыз хәерле булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев