Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөселманнар өчен ел башы

(Рамил хәзрәт Бикбаевның һиҗри буенча 1444 елның соңгы җомгасында сөйләгән вәгазе)

Әгүүзү билләәһи мин әш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир рахииим...

Газиз дин кардәшләрем, бүген безнең Һиҗри Зөлхәҗҗә елының соңгы җомгасы. 1445нче һиҗри ел башланып китә. Әлхәмдүллиләһ, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.)нең Мәккәдән Мәдинәгә хиҗрәт кылганына 1444 ел үтеп киткән. Әлбәттә, без, яңа ел җиткәч, яңа еллар мөбарәк булсын дигән тәбрикләүләр әйтәбез, менә шуның мәгънәсенә төшенеп карыйк әле. 1444 ел элек нәрсә булган? Пәйгамбәр (с. г. с.) вафатыннан соң, Ислам җәмгыяте төзелгән һәм шул ук вакытта ислам мәгърифәтенең, цивилизациясенең, мәдә-ниятенең башлангычын кайчаннан санарга, аны билгели торган дата кирәк була. Сәхабәләр бу турыда нык һәм озак киңәшләшәләр.

Төрле фикерләр була, әмма сәхабәләр пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.)нең Мәккәдән Мәдинәгә хиҗрәтеннән башланган датаны алырга карар кылалар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәдә унөч, ә Мәдинәдә азрак, ун ел пәйгамбәрлек кылды. Әмма Мәдинәдә булган чорында Коръән тулысынча гамәлгә ашты, тулысынча ул тәмам кылынды. Һәм пәйгамбәр Мөхәммәд (с. г. в.) аны үз үрнәгендә кулланып, яшәп күрсәтте.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) Мәккә шәһәреннән кайчан, ничек китте? Ардым, туйдым, киттем, дипме? Юк, алай түгел. Ахыр чиккә җиткәч, Мәккә халкы кугач, Таиф каласына барды, анда да үзе яхшылык кылган халкы аны куды, каһәрләде. Мәккәдә вакытта аңа бары тик исламны беренчеләрдән булып кабул иткән Әбү Бәкер (р. г.) генә ярдәмгә килде. Мәккә мөшрикләренең ачуы, көчсезлеге шул дәрәҗәгә барып җитте ки, алар һәр кабиләдән бер егетне билгеләп, һәр кабилә исеменнән пәйгамбәребезне төнлә чәнчергә килештеләр. Шушы төнне, Коръән аятьләре укып, халыкны яхшылыкка чакырган Пәйгәмбәребез (с. г. в.) үлем дәрәҗәсенә җиткәч, үз халкы шушындый хәлгә төшергәне аркасында, Аллаһның рөхсәте белән, яраткан Мәккә шәһәрен калдырып китте һәм Мәдинә каласына хиҗрәт кылды. Аңарчы бу кала Ясриб дип атала иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) килгәч, аны Пәйгамбәр шәһәре дип атадылар, ягъни Мәдинә дип аңа исем бирелде. Пәйгамбәребез (с. г. в.)не шәһәрдәге сәхабәләр «безгә тулы ай калкып чыкты», дип каршы алдылар. Тулы айны алар гүя караңгы көндә балкып кояш чыккан кебек тасвирладылар, бөтен җир яп-якты, караңгы тормышта безгә юл күрсәтеп баручы пәйгамбәребез бар, дип куандылар.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в)нең яңа урында иң беренче эшләгәне ни булды? Кем хаҗда, кем гомрәдә, Мәдинә шәһәрендә булды, алар белә, чөнки анда бөтен кеше Куба мәчетенә бара, бу пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.)нең Мәккәдән һиҗрәт кылгач, Мәдинәгә килеп салган иң беренче мәчете. Сөекле пәйгамбәребез (с. г. в.) Мәдинә шәһәренә кергәнче Куба дигән авылга тукталып, иң беренче бина кылганы — шушы мәчет булды, үзенә йорт та, резиденция дә түгел, нәкъ менә Аллаһ йорты — мәчет төзетте. Менә шушы мәчеттә мөселманнар беренче мәртәбә, имам артыннан басып, җәмәгать белән, курыкмыйча, бергә намаз укый башладылар.

Мөхтәрәм җәмәгать! Шулай итеп, беренче мәчет бина кылынганга 1444 ел узган, әлхәмдүлиллаһ. Әлбәттә, мәчетнең мәгънәсен без, яшьләр, аңлап бетермибез, әмма олы яшьтәге әби-бабалар аны яхшы аңлыйлар. Шуңа мисал итеп, безнең музеебызда йөз еллык тарихы булган борынгы минбар тора. Дин тыелган елларда кечкенә генә авыл карчыгы мәчетне тузгытканда, әлеге минбарны келәтенә яшерә алган, 40нчы, 50, 60, 70, 80нче елларда шунда саклаган һәм 1996 елда, мәчет ачылгач, аны кире мәчеткә чыгарып бирә. Әнә шулай итеп безнең өлкәннәребез динебезне саклап калды. Аларның күңелендә мәчет булды, ислам булды. Дин тыелган заманда да алар качып намаз укыдылар, җомгаларны уздырдылар. Бүген без динебезне саклап яшәгән, инде гүр иясе булган бабаларыбызның безгә мирас итеп калдырган мәчетләргә намазга җыелабыз.

Беренче җомга намазын укыганга да 1444 ел узды. Җәмәгать, бүген күпләребез җомгага бер артык мәшәкать итеп карыйбыз. Без җомгага атнага бер мәртәбә киләбез, атнага бер мәртәбә күрешәбез, әгәр кардәшебез җомгада бер-ике күренмәсә, сорау туа: ни булды икән? Шушы җомгага җыелып, хәбәрләшәбез, тормыш өчен кирәкле мәгълү-матларны алып китәбез. Ә бит акылы булган, сәламәт булган, аягы йөргән мөселман ир-атка җомга намазы фарыз кылынган.

Әлбәттә, ул заманда Мәдинәдә төрле халыклар яшәгән, күпләр күчеп килгән. Пәйгамбәребез (с. г. в.) аларны — мөселман-сәхабәләрне туганлаштырды, сез Аллаһының бәндәләре, бер-берегезгә кардәш булыгыз, ярдәмләшеп сәүдә итегез, бер-берегезгә чиктән артык бәя арттырып әйбер сатмагыз, диде. Мөселман кем ул? Мөселман ул мөселманның кардәше, ул аңа зарарлык кылмас, аны ялганламас. Тәкъвалык менә шушы, ул синең күңелеңдә, дип, Пәйгамбәребез (с. г. в.) сәхабәләрне иң олы кардәшлек җепләре белән туганлаштырды, күчеп килгәннәргә тормыш башлап җибәрергә теләктәшлек күрсәтергә чакырды.

Мәдинәдә мөселманнар гына түгел, анда мөселман булмаган яһүдиләр, мәҗүсиләр, мөшрикләр дә яшәде. Пәйгамбәребез алар белән дә килешү төзеде, әгәр дә сезгә башка бер кабиләдән һөҗүм итсәләр, без сезне яклыйбыз, кем дә кем безнең белән килешеп яшәгән имансыз, кяфер кешегә зыян китерә, кыямәт көнендә Аллаһ аннан үч алачак дигән, дип, алар белән дус яшәргә өндәгән. Бүгенге көндә кеше хокуклары дибез, ул хокуклар яклана, дибез. Кайда ул? Бу очракта гомумкешелек тарихында 1444 элек булган менә бу вакыйгаларга игътибар итәргә бурычлыбыз, шул вакыттагы хәлләрдән, мисаллардан үзебезгә дәрес алырга кирәк.

Газиз кардәшләрем! Без искә алган заманнардан 1444 ел вакыт аралыгы үтте. Бездә дә дин иреге бирелгәнгә 30 елдан артык вакыт үтте, мәчетләр салынды, райныбызның һәр татар авылында мәчетләр бар. Сорау: шушы динебез өчен мин, мөселман бәндәсе, бүген нәрсә эшләдем? Сәхабәләр кебек, аларның эшләгән изгелекләренең йөздән бер, меңнән бер өлешен булса да эшләдемме, динебезгә файда китердемме?

Дин тотарга бүген ирек. Мәчетләребез ачык, якты, җылы, уңайлы. Безнең балаларыбыз динебезне дәвам итүчеләр булырмы, безгә дога кылучы булырлармы, бездән соң шушы ислам динебезне, зәгыйфләтмичә, тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәреп дәвам итәрләрме? Менә шулар турында уйлап, фикерләп, үзебезгә дәрес алсак иде. Бу сорауларга урын калдырмас өчен, җомга намазын калдырмыйк, җәмәгать, мәчеткә килик. Намаз әһелләре булып, мәчеткә хезмәт кылып, балаларыбызны шушы юлда тәрбияли алсак иде. Җомга көнендә Пәйгамбәребез (с. г. в.)гә салават әйтик, бер мәртәбә әйткән салават ун мәртәбә әҗерен, истигъфарын бирер, ул кешенең гөнаһларын ярлыкар, иншаллаһ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөселманнар өчен ел башы