Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөхәррәм аеның 10нчы көне – Гашура көне турында

Бу көннең фазыйләтләре санап бетергесез, кайберләрен генә искә төшереп алыйк:

Пәйгамбәребез (с. г. в.) һәм сәхабәләр ошбу көнне мөбарәк санап, ураза тотканнар. Кем дә кем Гашура көнендә бер изгелек кылса, Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә ул кемсәнең күп гөнаһларын ярлыкап, күп саваплар бирер, дип әйтелә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с. г. в.): «Рамазан рузасыннан соң рузаларның артыграгы Мөхәррәм аенда руза тотмак», (Мөслим).

Сәхабәләр: «Йә, Расүлүллаһ галәйһиссәләм! Башка көннәргә караганда ни өчен Гашура көнен Аллаһы Тәгалә шулай артык итте?» — дип сорадылар. Расүлүллаһ әйтте: «Дөрес, Аллаһы Тәгалә җирләрне вә күкләрне Гашура көнендә яратты, диңгезне дә Гашура көнендә яратты, Ләүхел-мәхфуз илә каләмне дә Гашура көнендә яратты. Адәмне Гашура көнендә яратты, анабыз һаваны Гашура көнендә яратты. Җәннәтне яратты һәм атабыз Адәмне оҗмахка Гашура көнендә кертте».

Бу көнгә ни өчен Гашура диелде?

Ул көн ун кирәмәтнең унынчысыдыр.

Беренчесе — Раҗәб ае. Ул Раҗәб ае Аллаһның аедыр.

Икенчесе Шәгъбан ае.

Өченчесе Рамазан ае.

Дүртенче кирамәт — Кадер кичәсе. Ул Кадер кичәсе мең айдан изгедер, чөнки бу кичә Коръән аятьләре иңә башлаган кичәдер.

Бишенче кирамәт — Гаед фитр көне. Ул көн ураза тотучының әҗер вә саваб көне.

Алтынчы кирамәт — Зөлхиҗҗәнең ун көне. Ул көннәр Аллаһы Тәгаләгә зекер әйтү көннәре.

Җиденче кирамәт — Гарәфә көне. Ул гәрафә көненең рузасы ике ел гөнаһка кәфәраттер.

Сигезенче кирамәт — Корбан бугазлау көне. Ул көн Аллаһы Тәгаләгә якынлык көнедер.

Тугызынчы кирамәт — Җомга көне.

Унынчы кирамәт — Гашура көне. Ул Гашура көнендә руза тоту бер еллык гөнаһка кәффәраттер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гашура көне турында