Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Муса пәйгамбәрнең шелтәсе

Кеше дөньяда билгеле бер вакытын үткәргәч, ул Раббысы каршына кайта һәм аның тереклегенең башка бер чоры башлана – Барзах тормышы.

Әбү һурайра (р. г.) хәбәр итә, Аллаһның Рәсүле (с. г. в.) әйтте: Муса Адәмгә шелтә белдереп аңа: «Син бит ул, кешеләрне гөнаһың белән җәннәттән чыгарып, аларны бәхетсезлеккә дучар итүче», — дип әйтте.

Адәм аңа: «Әй Муса! Аллаһ бит сине пәйгамбәрлек бирүе һәм синең белән сөйләшүе белән сине сайлап алды. Нигә соң син мине мин дөньяга килгәнче үк Аллаһ миңа язган, яки мин дөньяга килгәнче үк Ул миңа тәкъдир кылган нәрсә өчен мине шелтәлисең»? — диде. Шуннан Аллаһның Рәсүле (с. г. в.): «Бу бәхәстә Адәм Мусаны җиңде, бәхәстә Адәм Мусаны җиңде, бәхәстә Адәм Мусаны җиңде». — дип сүзен төгәлләде. (Бохари, Мөслим).

Кеше дөньяда билгеле бер вакытын үткәргәч, ул Раббысы каршына кайта һәм аның тереклегенең башка бер чоры башлана — Барзах тормышы. Адәм белән Муса да алар инде Раббыларына кайткач очраштылар һәм шуна Муса Адәмгә үзенең, син теге җимешне ашамаган булсаң, без хәзер дә җәннәттә яшәгән булыр идек, дип шелтәсен белдерде. Ә Адәм башта Мусага хөрмәт күрсәтеп аның өстенлекләрен искә алды һәм килеп чыккан хәлне тәкъдиргә, язмышка сылтады.

Кеше үзенең кылган гөнаһларын тәкъдиргә сылтый аламы? Бу сорауны башта карап китик, соңрак Адәмнең хатасына күчәрбез. Кеше үзенең кылган гөнаһысын тәкъдиргә, язмышка сылтый алмый. Чөнки кешенең акылы, аңы бар, аңа сайлау иреге бирелгән, шуларга нигезләнеп ул мөстәкыйль карар кабул итә. Шуңа өстәп Аллаһ Китабында һәм Пәйгамбәребез(с. г. в.) хәдисләрендә безне гөнаһлардан кисәтәләр. Шуннан соң да кеше гөнаһны сайлады икән, ул үзенең сайлавы өчен җавап тота. Коръәндә килгәнчә, потка табынучылар да, әгәр дә Аллаһ теләмәсә без потларга табынмаган булыр идек, дип акландылар. Бу акланулар кабул ителми.

Әмма Адәм җимеш ашауны тәкъдиргә сылтамады, ә җәннәттән чыгарылуын тәкъдиргә сылтады. Чөнки гөнаһ-хата кылу кешедән, әмма бу хатаның нәтиҗәсе Аллаһтан. Мәсәлән, кеше юлдан чыкканда аны машина бәрде ди. Әйе, ул хата кылды, як-ягына карамады, дөрес җирдән чыкмады. Әмма бу бәрүнең нәтиҗәсе Аллаһтан. Кемдер курку белән генә котыла, кемдер җиңелчә генә яралар ала, кемдер зур җәрәхәтләр ала, ә кемдер шунда һәлак була. Адәм дә Мусага шуны әйтергә теләде һәм бу бәхәстә Адәм Мусаны җиңде диде Пәйгамбәребез (с. г. в.).

Әгәр дә Адәм җимешне ашудан тыелып калган булса, Адәм һәм аның нәселе, без барыбыз да җәннәттә яшәгән булыр идекме? Җавап — юк. Аллаһ Адәмне барыбер җәннәттән чыгарган булыр иде. Чөнки Аллаһ Адәмне һәм аның нәселен җәннәттә яшәр өчен дип бар кылмады. Аллаһ Коръәндә: «Һәм менә синең Раббың фәрештәләргә: «Мин җир йөзенә хәлифә бар итәм диде...», ягъни җәннәттә яшәр өчен түгел, ә җирдә яшәр өчен. Аллаһ Адәмне бар кылгач та, аңа зур белем бирде: «Ул Адәмгә (җирдәге) барлык нәрсәләрнең исемнәрен өйрәтте...» (әл-Бакара: 30-31). Җәннәттә яшәүче кешегә җирдәге нәрсәләрнең исемнәрен белү ник кирәк? Аллаһның теләге буенча кеше җир балчыгыннан бар булды, үлгәч балчыкка кайтачак һәм балчыктан кубарылып Раббысы каршына килеп басачак.

Әйе, Адәм Раббысы тыйган җимешне ашау белән хата кылды, шул сәбәпле җиргә куылды һәм үкенеп тәүбә кылды: «Адәм Раббысыннан (тәүбә сүзләрен) кабул итеп алды һәм Ул аның тәүбәсен кабул итте. Дөреслектә Ул Тәүбәләрне кабул итүче, Рәхимле» (әл-Бакара:37). Шушы Раббылары өйәрәткән сүзләрне әйтеп, алар тәүбә кылдылар: «Алар әйттеләр: «Әй Раббыбыз! Без үз-үзебезгә явызлык кылдык, әгәр Син безне ярлыкамасаң һәм безгә рәхимле булмасаң, без, һичшиксез, хәсрәттә калучылардан булачакбыз». (әл-Әгъраф: 23)

Аллаһ Адәм һәм Һаваны җәннәткә керткәч, бөтен нәрсәне ашагыз, әмма бу агачка якын да килмәгез дип аларны кисәтте, әмма Адәм вакытлар үтү белән бу кисәтүне онытты: «Без моннан алда Адәмгә (бу җимешләрне ашама яки шайтан сезгә дошман дип) кисәтү кылган идек. Ләкин ул онытты. Без аңарда ныклык тапмадык». (ТаҺа:115). Шуңа өстәп шайтан аларны матур сүзләр белән алдап вәсвәсә кылды: «Шайтан аларның бер-берсеннән капланган киемнәрен салдыру өчен вәсвәсә кылды һәм аларга: «Раббыгыз сезне бу агачтан сез фәрештәләр яки мәңге яшәүчеләр булмасын өчен тыйды. Ул аларга: „Мин сезгә яхшы нәсыйхәт бирүчеләрдәнмен“, — диде» (әл-Әгъраф: 20-21)

Хәбәрләрдә килгәнчә, Адәмнең улы Шис атасыннан: «Әй атам! Ничек син шул шайтанның сүзен тыңлап Раббыңа карыштың соң?», — дип сорый. Адәм: «Ул мине Аллаһның исеме белән ант итеп алдар дип уйламадым», — дип җавап бирә.

Аллаһ исеме белән шайтан гына алдап ант итә. Әгәр дә мөселман кеше Уаллаһи дип Аллаһ исеме белән ант итте икән, димәк, ул үзенең сүзендә нык һәм аның сүзе хак икәнен күрсәтергә тели. Аллаһ белән ант итү — бөек ант. Бу ант белән уйнарга, бигрәк тә алдарга катгый тыела. Әгәр дә кеше Аллаһтан курыкмыйча, Уаллаһи дип ант итте икән, аның сүзе кабул ителә. Уаллаһи сүзе гел әйтелми, бу җитди ант, сирәк вакытларда гына кеше үзенең сүзен хак икәнен исбат итәр өчен генә әйтә. Әгәр кем күп ант итсә — шул күп алдар — дип әйтә халык. Әмма Аллаһтан башка нәрсә белән ант итү безнең динебездә тыеладыр.

Аллаһ Адәмне һәм аның нәселен җирдә яшәү өчен бар кылды. Ә инде Адәмнең җәннәткә керүе һәм тыелган җимешне ашап җәннәттән чыгарылу вакыйгасы аркылы Аллаһ Адәмгә дәрес бирде, шаһтанның чынлакта нинди зат икәнен, ул нәрсәләргә сәләтле икәнен аңа күрсәтте. Һәм шушы кыйсса аркылы Раббыбыз безне дә кисәтеп әйтте: «Әй Адәм балалары! Шайтан сезнең ата-анагызны җәннәттән чыгарган кебек, сезне дә ул боза күрмәсен. Ул аларга бер-берсенә гаүрәтләрен күрсәтү өчен киемнәрен салдырды. Дөреслектә ул һәм аның гаскәре сез аларны күрә алмаган җирдән сезне күрәләр. Дөреслектә без шайтаннарны иман китермәгәннәргә дуслар иттек». (әл-Әгъраф: 27).

Марат Сәйфетдинов,

Балтач үзәк мәчетенең имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев