Ни хәлең бар, хәзрәт?
Дин әһелләренең сүзенә колак салалармы? Нишләп мәчетләр була торып, аларда эшләргә кеше юк? Мәдрәсәләрдә, башка дини уку йортларында укучылар нигә авылга кайтмый?
Бу атнада Казандагы Галиев мәчетендә Татарстан Диния нәзарәте оештырган “түгәрәк өстәл” янында сөйләшүдә шул сорауларга җавап табарга тырыштылар. Ул сөйләшүдән кайбер фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез:
Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые:
– Авылларда имамнар җитми, булганнары да махсус әзерлекле түгел. Табиб, агрономнар авылга кайтса, хезмәт хакы түләүдән тыш, матди кызыксындыру чаралары да күрәләр. Имамга бернәрсә бирмиләр. Ул мәчетне дә карап торырга, халык белән дә эшләргә тиеш. Шуннан соң, фәлән мәчеттә нишләп имам юк, дип сорыйлар. Берсендә, депутат Разил Вәлиев, мәдәнияткә кәҗәгә бирелгән шикелле генә бюджет каралган, алардан нәрсә таләп итәсез, дип чыгыш ясады. Ә динчеләргә ул кадәр дә юк. Бүген имам вазифасын фидакарь хәзрәтләр башкара. Авылда имам юклыгы хезмәт хакына гына да килеп терәлми. Акча түләп торган килеш тә, бер-ике елдан авылдан качучылар булды. Яшьләргә аралашу өчен мохит җитми.
Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, мөфти урынбасары:
– Дини уку йортларына укырга килүчеләр күп. Ә тәмамлагач, шәһәрдә калу ягын карыйлар. Чөнки авылларда аларны көтеп торучы юк. Бөтенләй мулла булмаган авыллар да бар. Саннарны әйтергә дә куркыныч.
Җ.Ф.: “Курыкмагыз, әйтегез, Мансур хәзрәт. Ул да – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте. Бер кеше: “Муллалар карак, баеп беттеләр инде”, – дип язган. Мин әйтәм: “Бездә фәлән чаклы мәчет имамсыз, малаеңны укыт та шунда җибәр, тиз генә баесын!”
М.Җ.: “Республика буенча 1 мең 500 мәчет теркәлгән, аларның 60ында имам юк. Статистика буенча, 700 мәчеттә дини белеме булмаган имамнар эшли. 1990 елларда бик күп мәчетләр төзелә башлады. Авылдан берәр укымышлы кешене мулла итеп сайлап куйдылар. Бүген күбесе төрле курсларда укып йөри”.
Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе проректоры:
– Республикада тугыз мәдрәсә эшли. Кайберсе егетләрне генә укыта. Кызларга да, егетләргә дә белем бирүчеләре дә бар. Мәчетләр өчен имам-хатыйплар, мөгаллимнәр әзерлибез. Укырга Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән киләләр. Мәдрәсәләрдә яшьләр профессиональ белем ала. Бүген мәдрәсәләрдә Тукай язып калдырган “аңламадым бернәрсә дә...” мохите түгел. Безнең белгечләргә дәүләт органнарында да эш тәкъдим итәләр. Әйтик, дәүләт архивында аларны бишкуллап алырга торалар. Бакчаларда тәрбияче һөнәренә урнашучылар да була. Авылга кайтырга теләүчеләр булыр иде, әгәр көтеп торсалар. Авыл халкын “Әттәхият” кенә укый белүче имамнар да канәгатьләндерә, алар укымышлыга мохтаҗ түгел.
Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Чаллыдагы “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры:
– Бүген авылга имамнар кирәкми, кеше үлгәч, җирләргә мулла табалар, балага исемне шәһәргә барып та куштыралар. Милләтебез турында уйлыйбыз икән, динебез турында дәүләтнең төпле программасы булырга тиеш. Яшьләрне авылга җибәрәсең икән, һич югы район күләмендә бергә аралаша торган мохит тудыру мәслихәт. Хәзрәтләрне белемле итү генә проблеманы юкка чыгармый. Имамның вазифасы зур – йолаларны үтәтү, авыл халкын берләштерү, хәмердән биздерү, балаларны тәрбияләү дә – аның өлеше. Татар телен укытуны да мәчеткә кайтарып калдырмакчылар. Дәүләт сәясәтен үзгәртмәсәң, телне дә, динне дә саклап булмый...
Җ.Ф.: “Тагын бер гыйбрәтле хәл: бер мәктәптә югары сыйныфта укучы малай кечерәк укучыны кыйнаган. Төнлә теге бала Аллаһы Тәгаләгә: “Син бит бөтен кешене яклаучы, нигә мәктәптә мине якламадың?” – дигән. Аңа Аллаһы Тәгалә: “Миңа мәктәпкә керергә рөхсәт юк шул”, – ди. Безгә дә, бакчага керергә ярамый, мәктәптә дә, балаларны дин белән куркытмагыз, диләр. Зуррак сыйныф укучылары арасында суицид яки башка яман хәлләр килеп чыккач кына, тыңламыйлар, син булса да әйтеп кара инде, диләр”.
М.Җ.: “Әгәр “Вакыф”ны Конституциягә кертсәләр, матди якны чишәргә ярдәм итәр иде. Ул мәсьәләне Хөкүмәт вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары белән утырып сөйләшергә кирәк. Газ өчен түләүне генә алсак та, мулла акчаны каян табарга тиеш? Шәһәрдә имам берәр һөнәрчелек белән шөгыльләнә башласа, аңа кырын карыйлар. Акча сорарга ярамый, эш күрсәтү дә хупланмый. Мәхәлләне ничек алып барырга?”
Рафик Мөхәммәтшин, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары:
– Татарстанда дини уку йортлары күп. Аларда 3 меңгә якын шәкерт укый. Димәк, без әзерләгән кадрлар мәчетләрне тәэмин итәрлек. Әмма уку йортын тәмамлаганнарның 60 проценты гына үз белгечлеге буенча эшли. Имамнарның якынча 15 проценты – сиксәнне узган, 60 проценты – дини белемсез. Дачага әйләнгән авыллар да байтак. Аларда җәй көне генә кеше яшәгәнлектән, имам тотуның мәгънәсе юк. Район мөхтәсибләре уку йортлары кадрлар әзерләп кайтарыр әле, дип көтеп утырмасын, үз авылларыннан берәр кешене укырга җибәрсеннәр иде. Алдан кайгыртучанлык күрсәтсеннәр. Кадрларга эш хакы, тору урыны, Пенсия фондына акча күчерү ише социаль пакет булырга тиеш. Бездә андый нәрсә булмаганга, имамнарны авыл мәчетенә беркетү авыр. Алар авылга Аллаһы ризалыгы өчен дип китсә дә, озакламый проблемалар башлана: өйләнгәч, хатынына эш урыны, баласына бакча булмый... Имамнарны әзерләү – комплекслы мәсьәлә. Революциягә кадәр мәхәллә булган. Анда үзенең бае ярдәм күрсәткән. Бүген ул авылда да, шәһәрдә дә юк. Безнең ислам динен кабул итү дәрәҗәбез, бәлки, шулай түбәндер, бәлки, заманның үзгәрүе сәбәпчедер.
Җ.Ф.: “Республикада хоккей, футбол, баскетбол командалары бар һәм аларның үз бюджеты. Татарстанда меңнән артык мәчет, дүрт йөз чиркәү эшли. Санаган идем: бер хоккейчыга бирелгән акча, Татарстандагы муллаларга, попларга хезмәт хакы түләргә җитә. Менә бит аларга акча табыла...”
(“Ватаным Татарстан”, /№ 175, 30.11.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев