Нөнәгәр авылы яңа яуган ак карга төренеп, үзенә генә хас олпатлылыгы һәм сабырлыгы белән кайтучы кунакларны, чит җирләрдә гомер кичереп, әмма аны һәрчак истә тотучы авылдашларын каршы алды.
Бәйрәмнең сәбәпчесе авыл уртасында ак кирпечтән салынган, көнгә 5 мәртәбә Аллаһы сөбеханәкә вә тәгаләгә рәхмәт укып, намаз гамәлен кылып, дога кылу урыны - мәчет. Бүген авылның рухи яңарышына нигез салган, мөселманнарның изге урыны - мәчетнең эшли башлавына 15 ел булган икән.
Тантана гомуми дога белән башланып китте, мәктәп балалары үзләренең чыгышларында бу айның Мәүлид ае икәнен дә искә алып, мөнәҗәтләр укыдылар. Бәйрәмдә шушы мәчетнең төзелешенә үзеннән хезмәте яисә малы белән булышкан һәркем санап кителде, рәхмәт әйтелде, вафат булганнарның рухларына догалар кылынды. Чыгыш ясаучылар, бүгенге көндә иманга кайту, рухи хәзинәләребезне саклау һәм баету өлкәсендә мәчетнең әһәмиятенә, барлык мөселманнарның тату һәм бердәм яшәргә кирәклегенә аеруча басым ясап әйттеләр.
Соңыннан бәйрәм мул аш табыны артында дәвам итте. Өйлә намазын бергәләп укып, илләр тыныч, рухи казаныбыз мул, һәркем матур, бәхетле тормышта яшәсен иде, дигән теләкләр белән нөнәгәрлеләр өйләренә таралыштылар.
Фото: http://uralpolit.ru/news/society/news_society/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев