Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Нөнәгәрдә Корбан гаете уңаеннан, балалар өчен бәйрәм чарасы узган (фото)

Нөнәгәр авылында Мөхәммәтҗановлар гаиләсе Корбан гаете уңаеннан, балалар өчен бәйрәм чарасы уздырган.

Ранил балаларга, авыл халкына бәйрәм ясады. Әлеге изге эшкә Тукай урамындагы корбаны булган кешеләр дә корбан итеннән өлеш керттеләр. Сабантуй мәйданында мәчет лагеренә йөргән балалар, авыл халкы һәм балалалр өчен әзерләнгән әлеге чара быел беренче елын үтте.

Мәчеткә йөрүче ир-атлар һәм спонсорлар кушылып, уеннарга бүләкләр алганнар. Апалар исә төрле уеннар уйнатып бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Бәйрәмне әзерләүдә көче кергән Мөхәммәтҗановлар гаиләсенә, аларның туганнарына һәм Тукай урамы халкына рәхмәт хисләре җиткерәбез, дип хәбәр итә Нөнәгәрдән үзхәбәрчебез Алисә Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев