Хезмәт

Балтач районы

18+
Дин һәм тормыш

Республика ифтарында без дә катнаштык

Хәбәр ителгәнчә, 22 июнь көнне Рамазан аеның IV республикакүләм мәҗлесе Казанда узды.

Бертөркем райондашлар белән Kazan-Arena стадионында ифтарда без дә катнаштык, маӊгайларны яӊа тишелеп чыккан, әле футболчылар бозмаган яшел хәтфәдәй чирәм өстенә терәп, сәҗдәгә төштек, намазларыбызны укыдык. Чыгыш ясаган Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннар бу көннеӊ безнеӊ илебез очен аерым әһәмияткә ия икәнен искә төшереп, догаларыбызда, Бөек Ватан сугышы афәтендә һәлак булган, авыл һәм шәһәрләрдә ачлыктан, авыртулардан үлгән әби-бабайларыбыз, туганнарыбыз , гомумән, барлык сугыш корбаннарына дога багышладылар. Бу көн шулай ук мөселманнар өчен пәйгамбәребез Мөхәммәт мостафа (с.г.в.) вакытында булган Бәдәр сугышы башланган көн буларак та билгеле. Гомуми намаз укылганнан соӊ, һәрбер кеше ифтар мәҗлесендә катнашты, сый-тәмнән авыз итте. Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миӊнеханов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250