Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сәдака турында мәшһүр галимебез Ризаэтдин Фәхреддинов:

Байлыгың булганда, малыңны ошбу рәвештә сәдака кыл!

«Иң элек үз чыгымнарыңны вә хаҗәтләреңне тәмам кыл, аннан калса, хатыныңның хаҗәтенә сарыф ит, аннан да артса, балаларың вә башка якыннарыңның кирәкләрен күзәт. Байлыгың булганда, малыңны ошбу рәвештә сәдака кыл!» Хәдис (Сахих Мөслим)

Мал вә байлыкны тоту хакында Рәсүлүллаһ тарафыннан өйрәтелгән ошбу кагыйдә бик муафикъ бер ысулдыр. Үзе фәкыйрь, балалары ач була торып, кулына төшкән малны башкаларга сарыф итү, яки балаларының маңгай тирләре белән табылган ризыклыкны фәкать бер «афәрин» ишетер вә яки «юмарт» исеме алыр өчен читләргә бирү ахмаклыктыр. Шулай ук, кешеләргә бурычы була торып, киенеп-ясанып йөрү, хатын вә балаларын бизәндерү, йорт-җир вә җиһаз төзү, табын-табын халык җыеп сыйлау (голәмә вә дуслар мәжлесләре ясау) хәстәрсезлек вә ошбу хәдис шәриф өйрәткән ысулның киресе белән гамәл кылучылык булыр. «Иң элек үзеңә сарыф ит!» дигән сүзне «иң элек үзеңне бурычтан һәм җаваплылыктан азат кыл, котылдыр» дип аңларга тиешле.

Үз кирәгенә, хатын вә балалар хаҗәтләренә сарыф итүне Рәсүлүллаһ хәзрәтләре «сәдака» дип атавында өммәт өчен олуг сөенеч бар. Ошбу хәдистә өйрәтелгән тәртип белән малларын сарыф итүчеләр «сәдака» бирүчеләрдән хисап ителәчәк, вә шулар кебек саваплар алуга ирешкәннәр булачаклардыр.

erid: 2Vtzqwgny8L

Ризаэтдин Фәхреддин,

«Җәвамигуль – кәлим шәрехе»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9