Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Салавыч Сәрдегәне авылында иман йорты төзекләндерүдән соң ишекләрен ачты (фото)

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә мәчетне төзекләндерүдә актив канашкан райондашларны, төзүчеләрне бүләкләделәр.

Салавыч Сәрдегәне авылында иман йорты төзекләндерүдән соң ишекләрен ачты. 

Заманча, сыйфатлы итеп төзекләндерелгән мәчетнең ачылыш тантанасында Балтач муниципаль районы башлыгы  Рамил Нотфуллин, башкаладан килгән кунаклар, район мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, авыл имамнары, төзүчеләр катнашты.

Мәчет ачылу уңаеннан Балтач районы мөселманнарының сөенечен бүлешергә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов килгән иде, ул мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен ирештерде.

Мәчет 1995-1996 елларда төзелгән. 2021-2023 елларда мәчетне яңарту һәм төзекләндерү эшләре алып барылып, түбә һәм манара, фундамент яңартылды, түшәм һәм идәннәр алыштырылды, тәһарәтханә булдырылды, җылыту системасы алыштырылды.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә мәчетне төзекләндерүдә актив канашкан райондашларны, төзүчеләрне бүләкләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев