Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сәүдә кылу...

Сәүдә сүзе эченә төрле хезмәт күрсәтүләр дә, нидер ясап, җитештереп сатулар да керәдер.

Киметеп үлчәүчеләргә ни үкенеч! Алар [үзләре өчен] кешеләрдән үлчәткән вакытларында, тулысынча алалар. Ләкин аларга үлчәгәндә яки [бизмәнгә салып үлчи торган нәрсәләрнең] авырлыгын билгеләгәндә, киметәләр. Алар терелтеләчәк дип уйламыйлармы? Бөек көн өчен. Бөтен кешеләрнең галәмнәр Раббысы [булган Аллаһы Тәгаләнең хөкеме һәм җәзасы] өчен [каберләреннән] кубарылган көнне. 
(әл-Мутаффифин сүрәсе: 1-6)

Аллаһның рәсүле Мәккәдән Мәдинә шәһәренә күченгәч, аның янына кешеләр килеп, шәһәр сәүдәгәрләре үлчәп сатканда хәрәмләшә дип зарландылар. Шуннан соң, Аллаһ әлеге аятьләрне иңдерде һәм сәүдәгәрләр сатуларын төзәттеләр. Бу аятьләрдә Аллаһ алдап яки киметеп яки кимчелекләрен яшереп сатучы сәүдәгәрләргә, сез бит Минем каршыма килеп басачаксыз дип аларны Кыямәт көннең хисабы белән кисәтте. 

Бу аятьләр сәүдәгәрләр сәбәпле, алар өчен иңсә дә, шул ук вакытта бу аятьләр безгә, барыбызга да кисәтү булып тора. Без дә бит вакыт-вакыт нидер сатабыз, кемгәдер ниндидер хезмәтләр күрсәтәбез. Әйтик, үзебезнең машинабызны сатканда, ватык җирләрен күрсәтәсебез килми, аларны яшерәбез, машинабызны мактыйбыз. Шулай итеп, кыйбаткарак сату өчен гөнаһка кереп, саткан акчаларыбызның бәрәкәтен югалтабыз. Шөкер, миннән китте, алучы теләсә нишләсен. Әмма бу явызлык үзебезгә үк әйләнеп кайтасын аңламыйбыз.

Бер вакытны Пәйгам-бәребез базарда йөргәндә бодай сатучы янында тукталды. Капчыктагы бодайга кулын тыккач, ул анда дым сизде һәм сатучыга: «Нәрсә бу, әй, ризык сатучы», — дип сорау бирде. Ул: «Бодаем яңгырга эләккән иде шул, әй Аллаһның рәсүле», — дип җавап бирде. Шунда Пәйгамбәр аңа: «Алай булгач, нигә син, юеше өстенә корысын салдың соң? Кем хәрәмләшә, шул бездән түгел», — диде. Шулай шул, кеше алдап сатсам, керем күбрәк булыр дип уйлай. Әмма ризык һәм бәрәкәт сәүдәдән түгел, ә Аллаһтан икәнен аңламый. Әгәр Аллаһ бәрәкәт бирмәсә, бер нинди сәүдә дә алга китә алмаячак. Бер нинди ялган, хәрәмләшүдә кешегә бәрәкәт, шатлык китерә алмаячак. Пәйгамбәребез әйтте: «Әгәр сәүдә кылучылар тугры булсалар һәм товарның гаебен әйтеп сатсалар, сәүдәләре бәрәкәтле булыр. Әгәр алдасалар һәм яшерсәләр бәрәкәте юк ителер».

Сәүдә ул шундый килешү, анда ике як та отышта калырга тиешләр. Сатып алучы, үзенә кирәкле нәрсәгә ия булганы өчен шатлана, сатучы исә, товары сатылып, эше алга баруы өчен шатлана. Шушы гаделлек бозылмасын өчен, галимнәр Коръәнгә һәм Пәйгабәребезнең хәдисләренә таянып, тырышлык куеп хөкемнәр чыгардылар, кагыйдәләр куйдылар. Шулай итеп, зур бер фән пәйда булды. Анда, ничек сәүдә килешүләрен төзергә, ничек сәүдә килешүләрен бозарга икәннәрен аңлаттылар. Анда сәүдә кылучылар, ике як та гөнаһка кермәсен өчен, нинди сәүдә төрләре харам, кайсылары бозык яки мәкрүһ икәннәрен билгеләп куйдылар. Анда, алынган товар кимчелекле булса, гаебе килеп чыкса ничек мәсьәләне хәл итәргә, ничек моны исбат итәргә икәнен күрсәттеләр. Товарны әҗәткә сату мәсьәләләрен, боларны һәм башка бик күп мәсьәләләрне аңлаттылар.

Бу кагыйдәләр, хөкемнәр барысы да бер як, икенче якка зыян китермәсен өчен, сәүдә гадел булсын, ике як та отышта калсын өчен куелган. Сатучының да хаклары бар, сатып алучының да хаклары бар. Бу хаклар бозылырга тиеш түгелләр. Ислам шәригате исә боларның сагында тора. Сәүдә итүчеләрдә бу белемнәр булырга тиеш.

Бәяләрнең артуы

Хәзерге көндә безнең һәрберебезне бәяләрнең артуы борчый. Ашамлыкларга, төзелеш материалларына, бензинга гел бәяләр артып тора. Бәяләрнең артуы элек тә булган, хәзер дә шулай. Алаһның исемнәреннән әл-Мусаггир дигән исеме бар. Мәгънәсе, Ул һәр нәрсәнең үз кыйммәтен билгеләүче, бәя куючы. Әнәс ибну Мәлик хәбәр иткәнчә, бер вакытны (базарда) бәяләр кыйммәтләнде. Кешеләр Пәйгамбәр янына килеп: «Әй Аллаһның рәсүле! Безнең өчен (базар) бәяләрен билгелә әле», — диделәр. Ул әйтте: «Дөреслектә бәяләрне билгеләүче (Мусаггир) ул Аллаһ, Ул чикләүче дә, киңәйтүче дә, ризыкландыручы да. Мин Раббым каршына килеп баскач, сезнең берегез дә миңа килеп, миннән кан хакын яки мал хакын таләп итмәссез дип өметләнәм», — диде.

Пәйгамбәребез бу хәдистә бәяләрне билгеләүче ул Аллаһ диде. Әгәр дә Пәйгамбәребез (с. г. в.) базарга килеп сәүдәгәрләрнең куйган бәяләрен төшертә башласа, бу аларга карата явызлык һәм аларның хакларын бозу булачак. Кыямәт көнендә, бу сәүдәгәрләр Пәйгамбәребез (с. г. в.) янына килеп, син безнең сәүдәгә зыян китердең, без күргән зыянны кайтар, дип дәгъва белдерүләреннән курыкты.

Базардагы бәяләр, алар үзләре табигый рәвештә көйләнә. Яңгырлар явып уңыш күп булса, бәяләр төшә, корылык булып, уңыш аз булса, бәяләр күтәрелә. Шулай ук сугышлар, фетнәләр башланса, ризык килү кими һәм бәяләр табигый рәвештә күтәрелә. Шулай ук хәзерге вакытта, бәяләр бензинга һәм долларга карап үзгәрәләр. Яки нефть бәясе артса, бензинга бәяләр арта. Бензинга бәяләр артса, башка товарларга да бәяләр артачак. Базар бәяләре шулай үзләре көйләнә. Әмма бәяләрне ясалма рәвештә күтәрү, карабодайга һәм тозга арттырган кебек, бу эш ислам шәригатендә тыела.

Хәерле кәсеп

Совет заманнарында, алып сатарларны спекулянт дип гаепләп җәзага тарта торган булдылар. Бер урыннан алып, икенче урында сату зур җинаять булып саналды. Әмма ислам кануннары буенча, сатып алган әйбер сатып алучының шәхси милке булып санала. Ул бу милкен үзенә кулланырга, кемгәдер бүләк итәргә яки үзе теләгән бәягә, үзе теләгән кешегә сатарга хакы бар. Сәүдәгәрләр сәбәпле, төрле илләрдән күп төрле товарлар кайта, күп төрле кибетләр ачыла һәм кеше ни теләсә, шуны сатып ала. Бу элек тә шулай булган. Кәрваннар бер континеттан икенчесенә товарлар, ризыклар ташыганнар. Мәсәлән, бездәге чынаяк дигән сүз — «кытай савыты» — дип тәрҗемә ителә. Димәк, аларны Кытайдан китергәннәр. Яки, элекке Болгар дәүләтендә бик сыйфатлы читекләр ясаганнар. Чит илләрдә бу читекләргә болгари дип әйткәннәр. 

Борынгы заманнардан ук, берни дә үсми торган, ком һәм ташлы чүл уртасында урнашкан Мәккә шәһәре халкы да, күп очракта бары тик сәүдә итү сәбәпле генә көн күргәннәр. Бу хакта Аллаһ, Коръәннең Курайш сурәсендә, аларның кышын һәм җәен бергәләшеп сәүдә сәфәрләрендә йөрүләрен искә ала.

Безнең динебездә сәүдә кылу мактаулы кәсепләрдән санала. Сәүдәгәрләр сәбәпле илләргә, шәһәрләргә күп төрле ризыклар һәм товарлар китерелә. Без сатып алып сәүдәгәрләрне баетабыз дип уйларга кирәк түгел, ә без үзебезгә кирәкле нәрсәне ала алдык дип шөкер итәргә кирәк. Сәүдәгәрләр булмаса, халыкның тормышы бик авыр булыр иде. Икенчедән, дөрес сәүдә итүе белән, сәүдәгәрнең Аллаһ каршында дәрәҗәсе күтәрелә, аның эше мактаулы эшкә әйләнә.

Пәйгамбәребез (с. г. в.)әйтте: «Тугры, әманәтле сәүдәгәр, Кыямәт көнендә пәйгамбәрләр, изгеләр һәм шаһитләр белән бергә булыр», — диде. Әйе, мондый югары дәрәҗә булачак аларга, әгәр алар сатып алучыларны алдамыйча, аларга хыянәт кылмыйча, дөрес сәүдә кылсалар. Шул вакытта Аллаһның ризалыгы да, бәрәкәт тә булачак.

Сәүдә сүзе эченә төрле хезмәт күрсәтүләр дә, нидер ясап, җитештереп сатулар да керәдер. Аллаһ әйтте: «Әй иман китерүчеләр! Үзара килешенгән сәүдә юлы белән булмаса, бозыклык белән арагызда байлыкларыгызны ашамагыз...», — диде. (Ниса сүрәсе: 29).

Марат хәзрәт Сәйфетдинов, 

Балтач Үзәк мәчетенең имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев