Сәдаканың савабы
Әссәламу галәйкум вә рәхмәтул-Лаһи вә бәракәтуһ! Бакара сүрәсенең сәдака турында булган аятьләренең тәфсирен биреп, сәдакага кагылышлы хәдисләрне дә китерик, иншАллаһ.
Бу аятьләрдә искә алынган 700 әҗер-савапка ирешүнең шартлары бар. Аларның иң мөһиме - Аллаһ ризалыгы өчен булуы, шаһитларсыз булуы һәм аның турында соңыннан сөйләмәү. Бу шартлар Пәйгамбәребез (с.г.в.с)нең кыямәт көнендә булган Аллаһы Тәгалә гаршенең (Аллаһы Тәгаләнең тәхете) күләгәсе турындагы мәшһүр хәдисендә бик кыска гыйбарә итеп китерелә. Анда Кыямәт көнендә бернинди күләгә дә булмавы, әмма Аллаһы Тәгалә гаршенең күләгәсе җиде төрле кешегә булуы әйтелә. Шуларның берсе турында кыска гына әйтелгән: «Сәдаканы биргәндә уң кулы биргәнне сул кулы белмәгән дәрәҗәдә яшереп биргән кеше». Ягъни, уң кул биргәнне сул кул белми каламы? Юк. Бу киная, ягъни арттырып әйтү. Аның мәгънәсе: "Биргәнен кеше үзе һәм алган кеше генә белә, бүтән кешеләрдән беркем дә белми". Мондый гамәлне ихлас Аллаһ ризалыгы өчен генә кылган кеше кыла ала. 700 әҗер савапны алуы җиңел түгел шул.
Ни өчен, «Аллаһ ризалыгы өчен диеп» ярдәм итүчеләр, соңыннан биргән кешегә үзләренең канәгатьсезлекләрен белгертәләр. Чөнки аларның бирү ниятләре асылда, Аллаһ ризалыгы өчен түгел, ә теге кешедән киләчәктә нәрсәдер өмет итүдә. Һәм өметләре акланмагач, алар бөтен үпкәләрен һәм ачуларын чыгара башлыйлар, теге кеше җир астына кереп китәрлек була.
Тагын бер хәдистә әйтелә: «Бер ир-ат Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)гә килеп сораган: "И Аллаһ Илчесе, кайсы сәдаканың әҗер-савабы артыграк?" "Ант итеп әйтәм, белегез: синең сәламәт һәм мохтаҗ вакытта сәдака бирүең. Син фәкыйрьлектән куркып һәм бу дөньяда әле яшәргә өметләнеп торган чакта. Һәм җаның бугазга килеп җиткән чакта монысы фәләнгә, тегесе төгәнгә, өченчесе фәсмәтәнгә диеп сәдаканы бирүең калдырылмасын», - дип, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) җавап бирә. Үлем алдыннан бирелгән ул сәдакаларның кабул булуы да нинди дәрәҗәдә генә булыр микән? Бөтенебез беләбез, сәдакаларны күбрәк бирүчеләр сәламәтлекләре беткән олы яшьтәге кешеләр. Яшь чакта күпчелегебез акчага мохтаҗлык кичерәбез, шуңа күрә сәдакалар сирәк һәм әз чыгарабыз. Ә олы яшьтәгеләр андый мохтаҗлык кичермичә гомерләренең көннәре кимеп барганын сизеп һәм сәламәтлекләренә ярдәм итү йөзеннән сәдаканы еш һәм күп бирәләр. Шуңа күрә яшьләргә әйтәсем килә: яшь, сәламәт вә мохтаҗ чакта биргән сәдакаларыгыз, чирләп вә картаеп беткәннән соң акчалар җитәрлек булганда биргән сәдакаларга караганда Аллаһ каршында күпкә авыррак, әҗер-савабы артыграк була. Аллаһы Тәгалә бу гамәлләрне кылырга ярдәм итсә иде.
Икенче бер хәдистә әйтелә: "Иң яхшы сәдака байлыктан башка бирелгәне". Ягъни бай булганчы биргән сәдака Аллаһ каршында кадерлерәк. Бирүче кул алучы кулга караганда хәерлерәк. Һәм мохтаҗрак булганнан башлана.
Хакыйкатьтә, сәдака гомерне арттыра, мәетне яманлыктан саклый, аның (ягъни сәдаканың) ярдәме белән Аллаһы Тәгалә кешедән тәкәбберлек белән купшылыкны бетерә.
Ураза ул калкан, сәдака исә су утны сүндергән сыман безне хата-гөнаһларыбызны җуйдыра.
Мәшһүр булган хәдистән алынган сүзләр мөселман дөньясында киң таралган: «Сәдакадан Аллаһ колының малы кимемәс» дигән сүзләр күбегезгә мәгълүм. Күп кенә әүвәлге буыннар аларга акча сорап килгән кешеләргә: «Мәрхәбә-и-мәрхәбә (ягъни: рәхим итегез) безнең малыбызны бу дөньядан икенче дөньяга күчерүчеләргә», - дигәннәр.
Шулай ук мөселман дөньясында билгеле булган сарык һәм аның калак сөяге турындагы кыйссаны онытмыйк. Гаишә (р.г.) сөйләгәнчә, Пәйгамбәребез сарыкны чалгач, аны тулысынча сәдака итеп таратырга кушкан. Соңыннан, Гаишә: «Бөтенесе китте, калак сөягеннән кала», - дип сорагач, ул: «Киресенчә, бөтенесе калды, калак сөягеннән башка», - дип җавап бирә.
Тагын берничә Аллаһның аятьләрен искә төшерик, мал сәдака бирүдән кимеми. Раббыбыз Коръәни-Кәримдә безгә җентекләп аңлата: «Күкләр белән җирнең милке бөтенесе Аллаһныкы». Соңыннан ул безгә милекне бирде һәм: «Без сезне ризыкландырган (малдан) өлеш чыгарыгыз», - дип әйтте. Соңыннан: «Нәрсәне сез малыгыздан чыгарсагыз, Аллаһ аны алмаштыра», - диде. Ягъни, Аллаһ безгә малны биреп, безгә аннан өлеш чыгарырга өнди, кызыктыра, чөнки ул аңа яхшы алмаштыруны әзерләгән. «Кем исә Аллаһка яхшы карыз (бурычка) бирсә, Аллаһ ул мөэминнең әҗерен күп мәртәбә арттырыр. Аллаһ кайбер кешенең тормышын тар кылыр, кайбер кешенең тормышын киң кылыр. Хөкем өчен, әлбәттә, Аллаһка кайтачаксыз». Һәм Раббың сиңа милекне биреп, соңыннан синнән үк бурычка алып, сиңа тагын да арттырып бирә. Аллаһы Тәгаләнең безгә булган юмартлыгы вә рәхмәте киң.
Ижау Җәмигъ мәчете имамы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев