Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән — сорау, бездән — җавап

Дини белешмә

Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

— Имамыбыз вәгазьдә, «миннәт» кылучылардан булмагыз, яхшылыкны эшләгез дә, онытыгыз, дип сөйләде. «Миннәт» сүзе нәрсәне аңлата ул?

— Бу сүз безгә гарәп теленнән кергән, ул, кемгәдер яхшылык кылганнан соң, мин сиңа яхшылык кылган идем, дип исенә төшерүне аңлата. Бары Аллаһы Тәгаләнең генә миннәт кыларга хакы бар. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: Аллаһка миннәт кылмагыз, ә Аллаһ сезгә миннәт кыла. Ягъни, Аллаһы Тәгалә генә әйтә ала, аның гына хакы бар, мин сиңа шулай эшләдем һәм шуның өчен синнән нәрсәнедер таләп итәргә. Ә кеше тарафыннан кемгәдер бу сүз әйтелә икән, бу инде әдәпсезлек билгесе һәм дөрес түгел.

— Бүгенге көндә хатын-кызлар гына түгел, кайбер ир-атлар да парик кияргә тайчынмыйлар. Бу гамәл хатын-кыз өчен дә, ир-ат өчен дә тыелган, дип беләм, мин ялгышмыйммы? 

— Динебездә кешенең гомерен яшь күрсәтү максатыннан чәчне кара төскә буяу рөхсәт ителми. Ә чал төшкән чәчләрне яшерер өчен башка төсләргә буярга мөмкин, мәсәлән, хна кулланырга була. Ә парик киюгә килгәндә, динебездә кешенең табигатен үзгәртү тыелган, димәк парик кию ир-атларга да һәм хатын-кызларга да рөхсәт ителмәгән гамәл.

— Намаз укыр алдыннан көнгә 5 тапкыр тәһарәт алу бик мәшәкатьле, кайбер вакытта арттан җил генә чыга, бу очракта шул җирләрне генә юып булмыймы соң, башка тән әгъзалары чиста кала бит..

— Намазның дөрес булу шарты — кешенең тәһарәтле булуы һәм тәненең нәҗестән пакь булуы. Әгәр дә кеше бәдрәфкә кереп, йомышын үтәгән икән, ул инде нәҗесләнгән урыннарны юарга тиеш һәм дә тәһарәтнең барлык шарты булган әгъзаларны юарга тиеш була. Нәҗесләнгән урынны гына юып, тәһарәтнең тиешле әгъзалары юылмый икән, бу кешенең тәһарәте дөрес булмый. Тәһарәт дөрес булуы өчен, кешенең тәне пакь булса да, шушы билгеле әгъзаларның юылуы шарт булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев