Сездән – сорау, бездән – җавап
Бүген эш урыннарында, коллективларда сүз йөртүчеләр күп. Еш кына алар үзләре сүз башлый, зарлана да җитәкчегә шуларны башка кеше исеменнән җиткерә.
Бүген эш урыннарында, коллективларда сүз йөртүчеләр күп. Еш кына алар үзләре сүз башлый, зарлана да җитәкчегә шуларны башка кеше исеменнән җиткерә. Татар халкында: “Ике кул шапылдамаса, тавыш чыкмый”, – дигән әйтем бар. Әмма җитәкчеләр еш кына шул сөйләүчеләргә ышанып, аерым хезмәткәрләргә фикерен үзгәртә. Сүз йөртүгә динебезнең мөнәсәбәте ничек?
Р.
Сорауга Рамил хәзрәт Бикбаев җавабы:
–Сүз йөртү ул динебездә кисәтелгән олы гөнаһлардан санала. Ул “нәмимә” дип атала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) ике кабер яныннан узганда әйтте: “Бу ике кеше газаплана. Берсе сез кечкенә дип уйлаган, әмма зур булган гөнаһтан: нәҗестән – бәвелдән сакланмады, ә икенчесе сүз йөртте”, – диде. Бер кешедән ишеткән сүзне икенче кешегә илтеп җиткерү сүз йөртү дип санала һәм бу динебездә зур гөнаһларның берсе булып тора. Әлбәттә, мөселман кешесе каршысында аның кардәше, туганы гөнаһ кыла, ялгыша икән, яхшылыкка боеру, аны төзәтергә тиеш. Бу – динебезнең төп фарызы, тиешле гамәле булып тора. Без кешедә хата күрдек икән, йомшаклык, әдәп белән аның хатасын әйтергә бурычлыбыз. Әмма чит-ятларга алдагы кешенең хаталарын сөйләп йөрү инде сүз йөртүгә керә. Бу, әйткәнемчә, зур гөнаһ һәм аннан сакланырга кирәк.
Бүген социаль челтәрләр аша язышканда да бик күп сүз йөртелә. Моңардан да сак булу кирәк. Кешенең хатасын күрдең икән, үзенә әйт яки беркемгә дә әйтмә. Сөйләмә. Ә инде ул кешегә әйтеп тә, үзгәрмәсә, хатасын төзәтмәсә, аны үзгәртә ала, яхшылыкка боера ала торган кешегә әйтүдә гөнаһ юк.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев