Аллаһ аңа дамин булыр
Мәчеттә кеше икенче бер хәләттә була һәм анда аның күңеле тынычлана, дөньядан ял итә.
Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Кем иртәсен яки кичен мәчеткә барса, Аллаһ аңа дамин булыр. Кем имам (ягъни, солтан, әмир, җитәкче) янына аны хөрмәт иткән хәлдә керсә, Аллаһ аңа дамин булыр.», — диде. Ягъни, әгәр дә ул боларны даими, Аллаһның рәхмәтен алу өчен эшләсә, Аллаһ аны уттан коткарып җәннәткә кертергә аңа вәгъдә бирә. Яки аның тормышын Үз карамагына ала, тормышын көйли, ризыгын бирә, үлеп китсә рәхмәтенә ала.
Җәмәгать намазы
Безнең динебездә ирләргә намазларын мәчеттә укуга бик зур әһәмият бирелә. Намаз уку гына җитми, ә намазны мәчеттә дә уку кирәк. «Намазны торгызыгыз һәм зәкәтне түләгез һәм рукугъны (намазны) рукугъ кылучылар белән башкарыгыз» (әл-Бакара: 43). Аллаһ бу аятьтә намазны бергә, күмәкләшеп укырга чакыра. Әлбәттә сүз һәр намазга кил дигән сүз түгел, бу мөмкин дә түгелдер, әмма эштән бушагач яки кай вакыт эшләрне куеп торып иң кимендә вакыт-вакыт булса да мөселман ир мәчеткә килергә тиешле. Пәйгамбәребезнең сәхабәсе Габдуллаһ ибну Мәсгуд әйтә: «Кем Кыямәт көнендә Аллаһ каршына якты йөз белән килеп басарга теләсә, азан әйтелгән урыннарда намазын укысын. Әгәр дә сез намазларыгызны өйдә генә укый башласагыз, сез Пәйгамбәрегезнең сөннәтен калдырган булырсыз. Әгәр Пәйгамбәрнең сөннәтен калдырсагыз адашырсыз», — диде. Пәйгамбәребез Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылгач, үзенә йорт салганчы иң элек мәчет салдырды, шунна соң гына үзенә йорт булдырды. Аңарчы ул Әбү Әйюб әл-Ансариның йортында торып торды.
Мөселманнар өчен һәр авылда мәчетнең булуы бик мөһим. Мәчет ул мөселманнарны берләштерүче бер үзәк булып тора. Алар анда намаз да укыйлар һәм дини белем дә алалар һәм төрле очрашулар үткәрәләр, аралашалар. Мәчет булмаса дин ныгый да һәм тарала да алмый, бердәмлек тә булмаячак. Мәчет ул мөселманнарның икенче йорты. Әгәр мәчетнең берәр җире ватылса, төзәтерләр, суык булса җылытырлар, караңгы булса яктыртырлар, пычранса чистартырлар. Һәр мөселман үзенең мәхәллә мәчете өчен, үзен җаваплы сизәр. Шуңа Пәйгамбәребез (с. г. в.) безне мәчетләргә өндәде. Әгәр мөселман ир бер дә мәчеткә бармыйча, намазларын өендә генә укыса, ул үзен җәмәгатьтән аерган булыр. Мондый очракта адашып китү бик җиңел Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Шайтан — ул кешенең бүресе. Бүре көтүдән читтә йөргән, аерылган сарыкны аладыр. Шуңа күрә аерылудан сакланыгыз һәм бер җәмәгатьтә булыгыз». (Әхмәд китерә). Мөселманнарның бердәмлеге дә мәчеттәге тыгыз һәм тигез сафларыннан башлана.
Мәчетләр күп төрле булырга мөмкиннәр. Борынгы һәм яңа мәчетләр бар, зурлары һәм кечкенәләре бар. Кешеләр сокланып карый торганнары да бар. Әмма мәчетнең матурлыгы аның зурлыгында да, архетиктурасында да, бизәлешендә дә түгел. Мәчетнең матурлыгы, анда йөрүче халык белән була. Әгәр анда азан әйтелсә, халык килсә намазга, бу мәчет нурлы, үзенә җәлеп итеп торыр, югыйсә мәчет халыкка рәнҗер һәм халыкта да бәрәкәт булмас. Минем энекәшем Рөстәм хаҗда булганда, ул группаларында бер олы яшьтәге ирле-хатынлы гаилә хакында сөйләде. Болар бер заманны төш күргәннәр. Төшләренә вафат булган уллары: «Авыл мәчет ябык тора, шуннан авылга яңгыратып азан гына булса да әйтегез», — дип әйткән. Шушы төш аларның дингә килүләренә бер сәбәп тә булган дип сөйләгәннәр.
Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Аллаһка иң сөекле урыннар — мәчетләр, һәм Аллаһ өчен иң сөймәгән урыннар — базарлар», —диде. (Мөслим китерә). Сүз монда әлбәттә базарларга, кибетләргә бармаска, анда эшләмәскә дигән сүз түгел. Кеше мәчеткә килгәндә, ул үзенең дөньясын калдырып керә. Ул анда, намаз укый, белем ала һәм Аллаһны гына искә алып, дөньясын оныта. Әмма базарда яки кибеттә киресенчә, кеше Раббысын оныта һәм бары тик дөнья хакында гына уйлый. Ничек итеп тизрәк сатарга яки ничек итеп ошаган товарны табып, арзанрак алырга. Бөтен борчыганы аның шушы.
Кибетләрдә без үзебезгә тормыш өчен кирәк-яраклар алабыз, ә мәчеттә без ни алабыз? Пәйгамбәребез үзенең сахих хәдисләрендә, мәчеттә җәмәгать белән укылган намаз, башка җирдә укылган намаздан караганда 27 тапкырга өстенрәк диде. Һәм әгәр дә кеше өендә тәһарәт алып мәчеткә намаз уку нияте белән чыгып китсә, аның һәр атлаган адымы белән бер дәрәҗәгә күтәрелер һәм икенче адымы белән бер гөнаһсы төшерелер һәм фәрештәләр аңа хәер дога кылып торырлар диде. Мәчеттә кеше икенче бер хәләттә була һәм анда аның күңеле тынычлана, дөньядан ял итә.
Марат Сәйфетдинов,
Балтач үзәк мәчете имамы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев