Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Аллаһка шөкер һәм сабыр итү

Диннең яртысы, иманның яртысы ул шөкер итү

Әгәр дә без динебезгә гомумән карасак, динебезне ике өлештән торганын күрәбез. Беренче өлеше шөкер итү, ә икенче өлеше сабыр итү. Болар икесе дә кешене Аллаһка якынайта һәм Ахирәттә аны зур дәрәҗәләргә күтәрә. Мөселман шөкер итсә дә, сабырлык күрсәтсә дә, ул Аллаһыдан әҗер ала һәм аның гөнаһлары ярлыкана. Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) хәдисләрендә һәм аятьләрдә дә без динебезнең шушы ике өлештән торганын күрәбез. Аллаһ әйтә: «... Монда һәрбер сабыр итүче, шөкер кылучы өчен билгеләр бардыр» (әш-Шура сүрәсе: 33).

Яки кыска гына Гасыр сүрәсендә дә без динебезнең шөкер һәм сабырлыктан торганын күрәбез. Коръәндәге кыйссаларда да, Аллаһ безгә пәйгамбәрләрнең сабыр һәм Раббыларына шөкерле булуларын үрнәк һәм дәрес итеп китерә. Пәйгабәребезнең (с. г. в.) хәдисләренә килсәк, Әнәс ибну Мәлик (р. г.) сөйләвенчә Пәйгамбәр (с. г. в.) әйтте: «Иман ике өлештән торадыр. Беренче яртысы сабырлыктан, ә икенче яртысы шөкердән» (әл-Бәйһакый, әд-Дәйләми китерәләр). Икенче, Әбү Йәхъя, Суһайб ибну Синән (р. г.) сөйләгән хәдистә Аллаһның илчесе (с. г. в.) әйтте: «Нинди гаҗәп бу мөэминнен хәле!

Аның белән ни генә булса да, гел хергә була, һәм бу бары тик мөэмингә генә бирелде. Әгәр аңа шатлык ирешсә ул шөкер итә һәм бу аның өчен хәерле була. Әгәр аңа берәр зарар ирешсә, ул сабыр итә һәм бу да аңа хәергә була» (Мөслим). Ягъни, шөкер итсә дә ул әҗер ала һәм аның гөнаһлары ярлыкана, сабыр итсә дә, ул әҗер ала һәм аның гөнаһлары ярлыкана. Шуңа күрә һәр бер авырлык мөэмингә Аллаһның рәхмәте булып килә, ә кәфергә газап булып килә, чөнки ул кайгы-хәсрәттән кала бер нигә дә ирешми.
Шөкер итү

Диннең яртысы, иманның яртысы ул шөкер итү. Нәрсә соң ул шөкер итү? Шөкер гарәп сүзе, аның асылы ашаткан хайванның уңай нәтиҗәсен күрү. Син хайванны ашатасың, ә ул үсә, симерә һәм сөт бирә. Кешеләргә килгәндә, шөкер ул яхшылыкка яхшылык белән кайтару була, яки кимендә сүз белән рәхмәтеңне белдерү. Әгәр дә кеше, аңа эшләнәгән яхшылыкны танымаса яки шөкер-рәхмәтләрен белдермәсә — бу куфр (көферлек) була. Пәйгамбәр (с. г. в.): «Кем кешләргә шөкер кылмаса, Аллаһка да ул шөкер кылмас», — диде.

Ягъни, әгәр дә кеше башкалардан килгән яхшылыкны танымыса, аңламаса, ул инде Аллаһтан килгән яхшылыкны да танымас һәм күрмәс. Боларга бары тик мин үзем генә ирештем дияр. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Кем сезгә изгелек кылса, тиешле хәер белән кайтарыгыз, әгәр бирер нәрсә тапмасагыз аңа хәер теләп дога кылыгыз, хәтта дога белән хакымны кайдардым дигән уй килгәнче». (Әбү Дауд, Нәсәи, Әхмәд). Мөселман кеше изгелек кылганда, шул кешедән берәр хәер өмет итеп түгел, ә Аллаһтан хәер өмет итеп, ихлас рәвештә эшләргә тиеш изгелеген. Кайбер кешеләр үпкәләп: «Мин аңа күпме изгелек кылдым, ә ул миңа рәхмәт дип тә әйтмәде, эшләгән изгелегемне инкяр итте», — диеп киләчәктә изгелек кылудан өметләрен өзәләр. Ни өчен? Чөнки изгелек Аллаһтан әҗер өмет итеп түгел, ә кешеләрдән рәхмәт ишетү, алар миңа шөкерле булсыннар өчен эшләнде. Изгелеген Аллаһ ризалы өчен эшләгән кеше, ул кешеләрдә рәхмәт көтми, чөнки Аллаһ инде аңа тиешле әҗерен, савабын түләде. Теге кеше рәхмәт әйтсә әлбәттә күңел күтәрелә, әйтмәсә күңелендә үпкә юк. Пәйгабәрләр халыкларына әйттеләр бит: «Мин сездән моның өчен әҗер сорамыйм, минем әҗерем Галәмнәрнең Рабысы хозурында», — дип (әш-Шугара: 164). 
Аллаһ Коръәндә бездән шөкер таләп итә. «Миңа шөкер итегез, карышмагыз», — ди. «Әйт: «Ул — сезне бар итте, сезгә ишетү һәм күрү нигъмәтен һәм йөрәкләр бирде. Сез бик аз шөкер кыласыз», — ди (әл-Мульк:23). Ничек була соң ул Аллака шөкер итү. Әллә шөкер ул — Аллага шөкер, Аллаһга шөкер — дип сөйләнеп йөрүме? Юк, бу шөкер түгел, бу нигъмәтнең Аллаһтан икәнен тану гына әле. Аллаһка шөкер ул, Аллаһ сиңа биргән нигъмәтләрне кулланып, Аллаһка якынаю нияте белән изгелек кылу, Аны зурлау һәм бөекләү һәм бу изгелекнең әҗерен Аллаһтан гына өмет итү. Нәрсә ул изгелек, без Аны ничек бөекләргә тиеш икәнен, Аллаһ безгә Коръәндә күрсәтте һәм Пәйгабәребез (с. г. в.) аңлатты. Аллаһка шөкер ул — Аллаһка сәҗдә кылып намаз уку, биргән байлыктан сәдака бирү. Сәламәтлекнең шөкере — ураза тоу, байлыгың, сәламәтлегең булса — хаҗ кылу. Аллаһ биргән күзләр белән Коръән уку, Аллаһ биргән колак белән остаздан белем алу, Аллаһ биргән тел белән Аны мактап зекерләр әйтү. Аллаһ биргән тән көчен кулланып бер зәгыйфкә коедан су алып бирү. Аллаһ биргән машина белән юлчыны утыртып бару. Бу шөкерләрне күп дәвам итәргә була. 
«Кем (Аллаһка) шөкер кылса, үзенә шөкер кылган булыр»

Аллаһ бездән бу шөкерләрне, Ул бу шөкерләргә мохтаҗ булганы өчен таләп итми. Бу шөкерләрне кылганда без Аңа буйсынабыз. Без бу шөкерләрне кылганда, Аллаһ безнең калебләребездә ихласлыкны һәм Аңа булган омтылышны күрергә тели һәм шуннан чыгып Ул безгә бәя бирә. Күңелдә булган иманны, ихласлыкны, Аллаһка булган омтылышны һәм мәхббәтне без бары тик шөкер кылганды гына күрсәтә алабыз. 
Аллаһ гамәлнең зур яки кечкнә булуына түгел, ә бу гамәлне кылганда кеше нинди ният һәм ихласлылык белән кылды шуңа карый. Ният кечкенә гамәлне зур итә, зур гамәлне юк итә. Без Аллаһка буйсынып, гыйбәдәт кылып, изгелек кылып Аңа шөкер кылабыз, бу шөкеребезгә җавап итеп Аллаһ безгә шөкер кыла. Изгелеккә — изгелек. 
Аллаһның исемнәре бар, шулардан: әш-Шәәкир — шөкер кылучы. Ягъни, Аллаһ изгелек кылучыга шөкер кылып, кылган изгелегенең бөтен хәерен изгелек итеп үзенә үк кире кайтара. Әҗер-савабы, ярлыкавы, бәракәте, ризалыгы һәм нигъмәтнең артуый белән кире кайтара. Шул хакта Аллаһ әйтә: «Кем (Аллаһка) шөкер кылса, үзенә шөкер кылган булыр» (Локман сүрәсе). Яки: «Раббыгыз сезгә вәгъдә кылды: «Әгәр шөкер кылсагыз Мин сезгә һичшиксез арттырырмын» (Ибраһим: 7).
Икенче исеме: әш-Шәкүүр — күп итеп шөкер кылучы. Ягъни, Аллаһ изгелек, шөкер кылучыга, кылган изгелектән караганда әҗерен күпкә арттырып кайтара. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: "Адәм баласының һәр кылган изгелеге арттырыла, бер изге гамәл уннан алып җидейөз тапкыр эшләнгән кебек булыр.... (Бохари, Мөслим). Ягъни, бер изгелек кылдың, ә әҗерен ун тапкыр яки тагы да күбрәк эшләгән итеп аласың дигән сүз. Шуңа тагы Аллаһның ярлыкавы, бәрәкәте һәм булган нигъмәтнең арттырылуы белән кайтарыла. Аллаһ юмарт һәм рәхмәте киң булган Зат. Менә шушы буладыр Аллаһка шөкер кылу һәм менә шушы шөкер кылу безнең өстебезгә Раббыбыз тарафыннан бурыч итеп йөкләтелгән. 

Марат хәзрәт Сәйфетдинов,
Балтач үзәк мәчетенең имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев