Аллаһы Тәгалә ахирәт гамәленең яхшы эшләнүен сөйгән кебек, дөньяви гамәлләрнең дә яхшы эшләнүен сөя
«Аллаһы Тәгалә гамәл кылучының яхшы кылуын сөя». (Хадис)
Хәдис шәриф ахирәт гамәле хакында гына түгел, бәлки һәрбер эш хакында гомум. Аллаһы Тәгалә ахирәт гамәленең яхшы эшләнүен сөйгән кебек, дөньяви гамәлләрнең дә яхшы эшләнүен сөя.
Нинди генә эш булса да, яхшы вә нык кылып, шартына җиткереп эшләргә, «йә, ярар әле, ахирәт гамәле түгел» димәскә тиешле. Халык-лар нәрсәнең аз вакытында эшләнеп бетүенә түгел, бәлки яхшы эшләнгән булуына әһәмият бирәләр. Игътибар вә яхшы ниятләр белән эшләүчеләрнең дөнья эшләре ахирәт гамәле булырга, яхшы сукалау сәбәпле оҗмахтан урын алырга мөмкин.
Дөньяда иң югары мәртәбә-ләргә күтәрелгән мәшһүр затлар үз тармакларында тырыш булулары, эшләренең яхшы булуына әһәмият бирүләре, һәр эшне үз вакытыннан кичектерми эшләп барулары, форсатларын заяга үткәрмәүләре сәбәпле күтәрелделәр.
Имам Бухари мәшһүр «Сахих»не ун ел гомер сарыф итеп язды, диләр. Әгәр дә кита-бының ышанычлы, яхшы булуына бу дәрәҗәдә әһәмият бирмәгән булса иде, бәлки, аны бер елда да тәмам иткән булыр иде.
Кирәк бина салу вә кирәк иген игү, кирәк печән чабу вә кирәк сату итү җөмләсендәге эш булсын, эш кешесе өчен һәрнәрсәдән элек үзе эшли торган эшнең яхшы вә файдалы, гүзәл вә кызыгырлык булуын алда тотарга, «акыллы фикерләгәнче, тинтәк эшен бетерер»гә туры килмәскә тиешле.
Яхшы эшләнгән эш үзенең хуҗасын үкендерми, нык вә гүзәл итеп эшләүчеләр һәркем каршында игътибарлы вә хөрмәтле булалар.
Шуның өчен, нинди генә эш булса да, үзенең шартына китереп эшләү тиешлеген, хикмәт исә эшне тиз бетерүдә түгел, бәлки яхшы эшләнүендә икәнлеген яшь вакытларыннан башлап балаларга төшендерергә вә гадәт иттерергә кирәк. Эш турысында «йә, ярар әле шунда» кебек сүзләрне балаларга хәтта ишеттерергә дә кирәк түгел.
Бер мәртәбә гадәт итеп алсалар, кирәк ахирәт гамәлләрен вә кирәк дөнья эшләрен балалар үзләре дә яхшы эшли башларлар, хикмәт эш бетерүдә түгел, бәлки файда күрерлек булуда икәнлеген белерләр.
Кыскасы, Аллаһы Тәгаләнең сөйгән нәрсәсе гамәл вә гыйбадәтләрнең, дөньяви хезмәтләрнең ничек булды, шулай күплекләрендә түгел, бәлки яхшы, сыйфатлы вә камил булуларында, шартларына китерелеп эшләнүләрендәдер.
Ризаэддин Фәхреддинов,
“Җәвамигуль-кәлим” шәрехе китабыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев